Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау китапханәсендә тарих елына багышланган очрашу узды


Ижау китапханәсендәге очрашу
Ижау китапханәсендәге очрашу

Удмуртиядәге татар җәмәгатьчелеге дә 2012 елны тарихи мирасыбызны барлау елы дип игълан итте. Бу уңайдан республикада төрле чаралар оештырыла.


Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Муса Җәлил исемендәге китапханәсен милләттәшләребез яхшы белә. Биредә китап укырга яратучылар өчен төрле-төрле чаралар уздырыла. Чираттагысы “Тарих дулкыннарында” дип аталган әдәби-музыкаль кичә иде. Китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина әлеге кичәнең максатын болай аңлатты.

“Соңгы елларда татар халкы тарихына багышлап күп кенә фәнни эшләр, әдәби китаплар басылды. Әлеге очрашуларның максаты, милләттәшләребезгә дөрес юнәлеш бирү. Тарихи чыганакларга таянып язылган матур әдәбиятны укучыларга җиткерү”, диде Рәмзия Гыйззатуллина.

Татар халкының тарихы, татар исеме кайчан, ничек килеп чыкканына басым ясады әлеге кичәдә педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Гөлфидә Мәрданова. Галимә шулай ук соңгы елларда дөнья күргән китаплар, аларның авторлары белән дә таныштырды.

Гөлфидә Мәрдәнова
Гөлфидә Мәрдәнова
Гөлфидә ханым Удмуртия татарлары тарихын тирәнтен өйрәнгән галимә. “Милләттәшләребез бирегә төрле сәбәпләр аркасында 13 гасырда ук килеп урнашкан”, диде тарихчы. “Бер мең ике йөз утыз алтынчы елда Батый хан Болгарны басып ала. Халык бу якларга кача. Икенче төркем татарлар Казан ханлыгын Явыз Иван басып алгач, туган ягыннан бирегә килә.

Өченче төркем татарлар бу якларга 1760 елда тимер кою заводы төзелешенә көчләп китерелгән. Соңрак, биредә корал җитештерелә башлыйлар. Крепостной крестьяннар заводка эшчеләр кирәклеген ишетеп, алпавытлар тарафыннан изелүгә түзә алмыйча туган якларыннан качып китеп, завод тирәсенә килеп урнаша. Заводка эшкә керә”, диде Гөлфидә Мансур кызы.

Гөлфидә Мәрданованың “Ижау татарлары” дип исемләнгән фәнни эшендә болар архив документларына нигезләнеп бирелә. Ул бу китабы быел – тарих елында – иганәчеләр табылса, дөнья күрер дип ышана.

Илсур Закиров
Илсур Закиров
Агымдагы елны Татарстан диния назәрәте Коръән елы дип игълан итте. Китапханәдә дини басмаларга багышланган күргәзмә оештырып, дин әһелләре белән очрашу уздыру да күздә тотыла. “Без шушындый очрашуларда катнашып, бераз вәгазь сөйләп, ислам дине турында халыкка җиткерергә тиеш. Үз чиратында, шушындый очрашулар да телебезне саклап калырга, динебезне үстерергә этәргеч бирәчәк”, диде Ижау үзәгендә төзелүче мәчет имамы Илсур Закиров.

Татар халкының мирасын саклау, үз тарихын өйрәнү өчен китапханәдә әдәби әсәрләр дә, фәнни эшләр дә күп. Димәк, укучыларга тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бар.
XS
SM
MD
LG