Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия татарлары да «Саклаучы» сынына каршы


Болгар җыены
Болгар җыены

Бүген Сарытауда, Пензаның Урта Әләзән авылы мәчетләрендә Болгарда куелырга тиешле “Саклаучы” сынына каршы имза җыю оештырылды. Мөрәҗәгатьләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җибәреләчәк.

Татарстанда бер төркем татар мөселманнары Болгарга канатлы барсны урнаштыруга каршы республика президенты исеменә мөрәҗәгать кабул иткән иде. Имза җыю эше әле дә дәвам итә. Барлыгы 900дән артык кеше бу мөрәҗәгатькә кул куйган. Хәзер инде бу чарага Русия төбәкләрендәге татарлар да кушылды. Мисал өчен, узган атнада Пензаның Бистән авылында җомга вакытында бу сын турында мәгълүмат бирелгән. Мәчетнең имамы Ислам хәзрәт Давыдов әйтүенчә, бу сынны урнаштыру дини кешеләрнең фикерләрен санга сукмау булып тора.

“Аллаһ сакласын динсезлек еллары килсә, безнең оныкларыбызга: “Сезнең бабаларыбыз шул потлар янына йөргән” дип исбатлый башларга мөмкиннәр. Болгарда бабаларыбыз динне кабул иткән, сәхәбәләр укучылары күмелгән җиргә аны кую нәрсәгә кирәк”, ди ул.

Ислам хәзрәт сүзләренчә, сынның кыяфәте дә хәшәрәт һәм аны бабаларыбыз тормышы белән бәйләү һич дөрес түгел.

Пенза мөселманнары да имза җыйды

Бүген Пензаның Урта Әләзән авылындагы тугыз мәчетендә шулай ук җомга намазыннан соң, Татарстан президенты исеменә мөрәҗәгатькә имза җыю башланган. “Салават күпере” иҗтимагый-хәйрия фонды җитәкчесе Рәшит Куряев әйтүенчә, халык бу эштә бик актив катнашкан.

“Әле иртәгә һәм берсекөнгә дә бу эш дәвам итәчәк. 1,5 мең имза булыр дип уйлыйм. Безнең авыл халкы да Болгарга тарихи истәлек кебек карарга йөри, чөнки бу җирләр ислам дине белән ассоциацияләнә. Динне аңлаган кеше моңа каршы булырга тиеш. Мөфтиләргә дә бу хакта үз сүзен катырак әйтергә кирәк. Аларның сүзләре искә алына бит”, ди ул.

Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов
Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов
Шулай ук бүген Сарытау җәмигъ мәчетендә дә “Саклаучы” сынына каршы имзалар җыелды. Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов инде узган атнада ук Болгарда мондый мәҗүси символлар куюга каршылык белдерергә чакырган иде. Аның сүзләренчә, Русия мөселманнары хөрмәт итә торган урынга пот-сынын кую ул хурлыклы карар булып тора.
XS
SM
MD
LG