Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия качаклары өчен ярдәм сорый


Төркия хакимиятләре Сүрия качакларына ярдәм итүне сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Көч кулланудан качып Төркиягә бер көн эчендә генә ике меңнән артык кеше килде. Барлыгы Төркиядә Сүриядән 24 мең качак сыену тапты.

Һуманитар фаҗиганы булдырмау өчен Төркия хакимиятләре БМОга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Төркия Сүрия фаҗигасына битараф кала алмый, шуңа күрә барлык качакларны үзенә кабул итә. Көч куллану арткан саен качаклар саны да артачак. Качакларның саны йөз меңгә җитә ала дип фаразлана. Аларның барысына да ашау, кием кебек ярдәм кирәк булачак. Халыкара оешмалар, беренче чиратта БМО бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш”, диелгән Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Ул арада илнең төрле төбәкләреннән хөкүмәт көчләренең оппозициягә каршы яңа һөҗүмнәре турында хәбәрләр бар. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун моның өчен Сүрия хакимиятләрен тәнкыйтьләде.

Шимбә көнне бәрелешләрдә 24 кеше һәлак булган. Җомга көч куллануда 20ләп кеше үлгән. Җомга көнне ил буйлап хөкүмәткә каршы урам җыеннары узды.
XS
SM
MD
LG