Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Ислам хезмәттәшлек оешмасы Сүриягә 70 миллион долларлык ярдәм җибәрә


Дөньядагы иң зур ислам оешмаларының берсе булган Ислам хезмәттәшлек оешмасы Сүриядәге көч кулланудан зыян күргән бер миллионнан артык кешегә 70 миллион доллар күләмендә һуманитар ярдәм җибәрәчәген белдерде. Оешманың 57 әгъза иле арасында Сүрия дә бар. Оешма шулай ук Сүрия халкын ашау-эчү һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү турында БМО белән сөйләшүләр бара, дип хәбәр итте.

БМО һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасыннан бер төркем кеше март аенда Сүриядә булып китте. Алар әзерләгән хисапка караганда, бер миллионнан артык кешегә ашыгыч рәвештә һуманитар ярдәм кирәк.

БМО мәгълүматларына караганда, 2011 елның мартында хөкүмәт көчләренең демократия тарафдарларына каршы һөҗүмнәреннән башланган көч куллануда тугыз меңнән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG