Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә президент сайлавының икенче туры үтә


Көньяк Осетиядә президент сайлавының икенче турында республика башлыгы урынына ике намзәт элекке иминлек комитеты башлыгы Леонид Тибилов һәм кеше хокуклары вәкиле Давид Санакоев дәгъва итә. Җиңү өчен аларга тавышларның күпчелеген алу кирәк. Сайлаучыларның 30% артыгы сайлау урыннарына килсә тавыш бирү канунлы булды дип саналачак.

Иминлек сәбәпләреннән бүген кичкә кадәр Грузия белән чик буе ябык тора. Сайлау барышын күзәтергә дип төбәккә 38 халыкара белгеч килде.

Сайлауның беренче туры 25 мартта узды. 2011 елның ноябредә узган тавыш бирү нәтиҗәләрен Көньяк Осетиянең Югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарды.
XS
SM
MD
LG