Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның татар авыллары сакланып калу җаен тапкан


Кабан мәктәбе мөдире Фарих Габҗәлилов (с) белән хуҗалык рәисе Равил Сәгыйтов
Кабан мәктәбе мөдире Фарих Габҗәлилов (с) белән хуҗалык рәисе Равил Сәгыйтов

Татарстаннан читтә яшәп тә, татар халкының телен, авылларын саклап калучы милләттәшләребез аз түгел. Шуларның берсе – Сарыкташ районында гомер итүче хуҗалык җитәкчесе Равил Сәгыйтов.


Оренбур төбәгенең төрки атамасы белән йөртелгән Сарыкташ районында унга якын татар авылы бар. Равил Сәгыйтов җитәкчелек иткән хуҗалыкка караган дүрт авыл да Сакмар елгасы буенда урнашкан.

Татар авылларын саклап калу юллары күп. Бу очракта хуҗалык барлык эшләрне дә үз өстенә алган. Биктимер, Кабан – Сарыкташ районының саф татар авыллары, боларга Николаевка, Рождественка да кушыла, соңгылары рус атамасы белән аталса да, бүгенге көндә анда яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар.

Дүрт авыл халкының хезмәте дә бергә саллы күренә. Әлеге хуҗалык бу авылларны таркалудан саклап кала алган. Хуҗалык җитәкчесе Равил Сәгыйтов түбәндәгеләрне сөйләде:

“Социаль объектлар да хуҗалык өстендә: мәдәният йорты, мәктәп,чиратлап үткәрелгән авыл көннәре, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү, хәтта авыл халкы өчен йортлар төзү дә хуҗалык өстендә, соңгысы инде хәзерге көннәрдә бөтенләй сирәк очрый торган күренеш”.

Ферма мөдире Рамил Идиятуллин
Ферма мөдире Рамил Идиятуллин
“Районда “Рассвет” хуҗалыгы сөт җитештерү буенча алдынгылар сафында. Кайчандыр, иң авыр хезмәт урыны дип саналган фермада бүгенге көндә тик яшьләр генә эшли. Сөт савуда эшне җиңеләйткән җиһазлар: чиләк белән сөтне дә күтәреп йөрмәскә, ул махсус кулланмалар аша цистерналарга килә, өстәвенә, эшчеләргә ял итү бүлмәсе дә булдырылган”, дип сүзен тәмамлады ферма мөдире Рамил Идиятуллин.

“Татар халкы элек-электән атлар тоткан. Бүгенге көндә өч авылга йөзгә якын атыбыз бар. ХХI гасырда яшәсәк тә, авылда атсыз булмый шул”, дип сөйләде “Рассвет” хуҗалыгы рәисе Равил Сәгыйтов.

Әйе, татар халкы борынгы шөгыленнән аерылмый. Ат бит әле ул хуҗалыкта куллану белән бергә, авылның яшәеш билгесе дә.
XS
SM
MD
LG