Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйданда “Ак тасмалар йөреше” узды


Кызыл мәйдан ак кием кигән кешеләр белән тулды
Кызыл мәйдан ак кием кигән кешеләр белән тулды
Мәскәүнең Кызыл мәйданына бүген гадел сайлауларны таләп иткән кешеләр ак тасмалар тагып чыкты. Чара урам җыены буларак түгел, флеш-моб буларак узды. Кешеләр бер урында гына тормыйча мәйдан буйлап йөрде. Ак төс - “Гадел сайлаулар яклы” хәрәкәт тамгасы. Чарада “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов һәм теркәлмәгән Халык иреге фронты фиркасе рәистәше Борис Немцов катнашты.

Бүген “Ак метро” исемле флеш-моб шулай ук Мәскәүнең “Революция мәйданы” тукталышында узды. Берничә дистә кеше тукталышны ак шарлар һәм чәчәкләр белән бизәде.

Полиция халыкны таратырга һәм урамга чыгарырга тырышты. Өч кеше кулга алынган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG