Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлемендә гаепләнгән табибка карата җинаять эше ябылды


Hermitage Capital вакыфы фондында хәбәр итүләренчә, вакыты чыгу сәбәпле Русия тикшерү комитеты Бутырка изоляторы табиб-лаборант Лариса Литвиновага карата җинаять эшен туктаткан.

Литвинова төрмәдә үлгән Hermitage Capital вакыфы фонды юристы Сергей Магнитский эше нигезендә саксызлык белән кеше үлеменә сәбәп булуда гаепләнгән иде.

Элегрәк изолятор җитәкчесенең дәвалау-профилактика эшләре өчен җаваплы урынбасары Дмитрий Кратовка ваемсызлык гаепләве белдерелгән иде.

Салымнардан качу гаепләве белән изоляторга ябылган һәм 11 ай сак астында булган Магнитский 2009 елның ноябрендә үлде. Авыруга вакытында табиб ярдәме күрсәтмәү гаепләве белән җинаять эше ачылды.
XS
SM
MD
LG