Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия хакимияте Каддафи улын илдә хөкем итәчәген белдерә


Либиянең элекке диктаторы Мөәммәр Каддафиның улы Сәиф әл-Ислам Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә бирелмәячәк. Юстиция министры Али Ашур белдерүенчә, коррупция, үтерүләр, көчләүләрдә катнашлыгында гаепләнгән әл-Исламны Либиядә хөкем итәчәкләр.

Узган елны тоткарланган Мөәммәр Каддафи улын Зинтан шәһәрендәге яшерен төрмәдә тоталар.

Халыкара мәхкәмә аны кичекмәстән тапшыруны таләп итә. Элегрәк мәхкәмә Либия хакимиятен әл-Исламны бирүне кичектерү үтенеч кире какты.

Узган елның июнендә Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе июнь аенда Сәиф әл-Исламны кулга алу карары чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG