Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (75)


1918 елның 16 гыйнварында Милли идарә рәисе Садри Максуди (алгы планда) Конституцияне рәсми рәвештә игълан итә.
1918 елның 16 гыйнварында Милли идарә рәисе Садри Максуди (алгы планда) Конституцияне рәсми рәвештә игълан итә.

Конституцияне игълан итү, 16 гыйнвар 1918

Милләт Мәҗлесе үзенең легитимлыгын ныгыту өчен, яңа кануннар, мохтарият нигезләрен әзерләү, моңа кирәкле хокукый платформа булдыру өстендә актив эшли. Бу юнәлештә иң мөһим эш, табигый, Кануне әсаси (конституцияне) эшләп чыгару һәм аны халыкка белдерү була. Чөнки конституция булмый торып, канун чыгару, башкару һәм хөкем (суд) эшләрен ныклы нигезгә утырту мөмкин түгел. Ягъни нинди дә булса илнең конституциясе аның сәяси системасының көзгесе булуы, хокукый системаны билгеләү ягыннан искиткеч мөһим.

1918 елның 7 гыйнварында кичке утырышта Кануне әсаси редакция комиссиясеннән чыгып, соңгы тапкыр укыла. 16 гыйнварда исә Милли Идарә рәисе Садри Максуди аны рәсми рәвештә игълан итә.

Конституциянең беренче 18 маддәсе (статьясы) документның гоумми сәяси-хокукый өлешен тәшкил иткән. Аннан соңгы өлеш Милләт Мәҗлесе (канун чыгару органы) структурасына һәм эшенә багышланган (25 маддә). 19 маддәдә (26-44) башкарма хакимият органнары, Милли Идарә, өч министрлык (нәзарәт) һәм аларның вазифалары; 7 маддәдә (45-51) вилаят (губерна) мәҗлесе; 13 маддәдә (52-64) вилаят идарәсе; 8 маддәдә (65-72) авыл мәҗлесе һәм идарәсе; 3 маддәдә (73-75) конституциягә үзгәрешләр кертү һәм яңадан тикшерү аңлатылган.

Шулай итеп, конституция 93 маддәдән гыйбарәт булган. Түбәндә, Милләт Мәҗлесе башкарган эшләрнең иң мөһим үрнәкләреннән берсе итеп бу конституциянең тулысынча беренче 9 маддәсен һәм өлешчә башка мәддаларын бирәбез.

Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларның Милли мохтарият әсаслары


1. Эчке Русия вә Себердәге мөселман төрк-татарлар (алга таба ЭРСМТТ) бердәм милләтне хасил итә. Бу милләт үзенең вәкилләрен мәҗбүр итү көченә ия. Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының һәркайсысы, Русиянең нинди генә вилаятендә яшәсәләр дә, бу милләтнең әгъзалары (булып исәпләнә). Бу милләтнең дине булган ислам дине Русиядәге башка диннәр белән бертигез.

2. ЭРСМТТ бер милләт буларак һәртөрле сәяси һәм юридик хокуклар белән тәэмин ителгән хөкем (юридик) шәхес буларак таныла.

3. ЭРСМТТ Русия дәүләтен тәшкил иткән башка милләтләр белән бөтен хокукта да бертигезләр.

4. ЭРСМТТ дини, милли һәм мәдәни эшләрендә, милли салым һәм хәйрия эшләрендә тулы автономиягә ия.

5. ЭРСМТТның дини һәм милли үзенчәлекләре милли эшләрне тулысынча үз кулларына алуларында гәүдәләнеш таба.

6. Милли автономия органнарының иң югарылары да, иң түбәннәре дә рәсми органнар буларак таныла.

7. Милли автономиянең иң югары органы – Милләт Мәҗлесе (алга таба ММ ). ММ дини, милли һәм мәдәни эшләрдә, хәйриячелек һәм милли салым мәсьәләләрендә канун чыгару хокукына ия. ММ хөкүмәт (Русиянең үзәк хөкүмәте) белән мөнәсәбәтләрендә үзенең башкарма органнары аша милләтнең вәкиле буларак таныла.

8. Дини, милли һәм мәдәни эшчәнлек, хәйриячелек һәм милли салым эшләре дәүләт (Русиянең үзәк хөкүмәте), өлкә (федераль автономияле җөмһүрият яки дәүләт яисә вилаятьләр), земство (җирле хакимият) һәм шәһәр органнарының канун чыгару һәм башкару органнарының хокукый эшчәнлеге кысаларында йөртелмәс. Бу мәсьәләләр белән бәйле канун чыгару һәм аларны тормышка ашыру милләтнең автономияле органнары карамагында.

9. Төрк-татар милләте, үзенең дини һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, милләт әгъзаларына (вәкилләренә) махсус салым салу хокукына ия. Дәүләт, өлкә, земство һәм шәһәр идарәләре үз хәзинәләреннән, төрк-татарларның мәдәни ихтыяҗлары өчен, сарыф итү максатында, ел саен аларның (төрк-татар) бөтен халык эчендәге процент нисбәтенә карап, бюджеттан акча бүлеп бирә. Бу акча ММ билгеләгән план буенча һәм аның тикшерүе астында тотыла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG