Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Сүриядә тоткарланган 100дән арты кеше үтерелгән


Сүриядә соңгы дүрт айда хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан тикшерү һәм мәхкәмә утырышларсыз тоткарланган 100дән артык кеше үтерелгән. Бу нигездә тыныч халык.

Human Rights Watch хокук яклаучылары белдерүенчә, аларның хисабында бары кешеләр үз күзләре белән күргән очраклар гына китерелә. Аларга сылтама белән Хомс һәм Идлиб вилаятендә кешеләрнең күпләп үтерелүе хәбәр ителә. Җинаятьләрнең күпчелеге узган айда эшләнгән.

Якшәмбе көнне Сүрия хакимияте һөҗүмнәрне туктату бәрабәренә оппозициядән көч кулланудан баш тарту турында “язмача гарантияләр” таләп итте. Оппозиция үтәүдән баш тарткан әлеге шарт Сүриягә җибәрелгән халыкара махсус вәкиле Кофи Аннан тәкъдим иткән һәм Димәшк хуплаган тынычлык урнаштыру килешүенең көченә керүенә ике көн алда чыгарылган булган.

Оппозиция мәгълүматларына караганда, узган ял көннәрендә генә дә хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан Сүриянең төрле шәһәрләрендә ким дигәндә 180 кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG