Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом программасы турындагы сөйләшүләр Истанбулда 14 апрельдә үтәчәк


Иран атом программасы турындагы сөйләшүләр Истанбулда 14 апрельдә үтәчәк. Анда Иран вәкиллеге һәм БМО иминлек шурасының биш даими әгъзасы белән Германия катнашачак.

Бүген бу хакта Европа берлегенең тышкы сәясәт югары вәкиле Кэтрин Эштон хәбәр итте. Вакыт һәм урынны килештергәндә Иран сөйләшүләрнең Гыйрак башкаласында үтүен сораган.

Узган елның гыйнварында Истанбулда узган сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланган иде.
XS
SM
MD
LG