Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Башкортстан көннәре апрель азагында узачак


Мәскәүдә 26-28 апрель көннәрендә Башкортстан республикасы көннәре узачак.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, аның максаты – республиканың Русия субъектлары белән хезмәттәшлеген ныгыту һәм үстерү.

Чара кысаларында Башкортстан сәнәгате һәм инвестицион мөмкинлеген тәкъдим иткән эшлекле форум, түгәрәк өстәл утырышлары, Мәскәү һәм Башкортстан эшмәкәрләре очрашулары каралган. Шулай ук ике субъект хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау да планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG