Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Польшада Смоленски казасы корбаннарын искә алалар


Бүген Польшада ике ел элек Смоленск янында булган очкыч казасында үлгән 96 кешене искә алу чаралары уза. Һәлакәт корбаннары арасында Польша президенты Лех Качинский да бар иде.

Чаралар рәсми һәм рәсми булмаган өлешләргә бүленгән. Рәсми өлешендә премьер-министр Дональд Туск катнаша, ә рәсми булмаганын Лех Качинскийның абыйсы Ярослав Качинский җитәкләгән “Хокук һәм гаделлек” фиркасе оештырган. Меңнәрчә аның тарафдары Варшауда президент сара янына агач хачлар һәм шәмнәр тотып килде.

Каза корбаннарына һәйкәл куелган Варшауның Повонзки зиратында үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннары һәр корбан аерым искә алынды.

Польша мәдәният министры Богдан Здроевски җитәкләгән рәсми вәкиллек бүген Смоленскига килде. Анда корбаннар истәлегенә һәйкәл кую карары кабул ителәчәк.

XS
SM
MD
LG