Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленскида Польша президенты очкычы казасы искә алынды


Бүген Смоленскида Польша президенты очкычы казасына ике ел тулу уңаеннан матәм чарасы үтте. Анда Русия Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин, Польша мәдәният министры Богдан Здроевски һәм корбаннарның туганнары катнашты.

Ике ел элек - 10 апрельдә булган каза нәтиҗәсендә очкычтагы 96 кеше, шул исәптән Польшаның ул чактагы президенты Лех Качински һәлак булды. Русия тикшерүчеләре бу каза Польша экипажы хатасы сәбәпле чыккан дигән нәтиҗә чыгарды.

Узган атнада Польшаның баш хәрби прокуратурасы каза сәбәпләрен тикшерү вакытын быелның 10 октябренә кадәр озайтты.
XS
SM
MD
LG