Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Сүрия тышкы эшләр министры Мәскәүдә сөйләшүләр уздырды


Мәскәүдә Русия һәм Сүрия тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Валид Муаллем сөйләшүләр уздырды.

Очрашудан соң үткән матбугат конференциясендә Русия эчке эшләр министры БМОның махсус вәкиле Кофи Аннанның тынычлык урнаштыру планы низагта катнашучылар тарафыннан төрлечә күзалланырга тиеш түгеллеген әйтте. Лавров Аннанның планы инде БМО иминлек шурасы тарафыннан раслануын һәм шуңа бер тарафның аны үтәмәве икенче якның баш тартуына китерергә мөмкинлеген әйтте.

Көнбатыш илләр соңгы көннәрдә Сүрия хөкүмәте гаскәрләренең кайбер шәһәрләрдән чыгарылмавына борчылу белдерде. Аннан планы нигезендә алар 10 апрельгә чыгарылырга тиеш иде. Сүрия оппозициясе армия тарафыннан атышлар дәвам итү сәбәпле, алар кулларына корал алырга мәҗбүр булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG