Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Әфганстанда шарталуда 17 кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягында интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә сигез полиция вәкиле үлгән, берничәсе яраланган. Һөҗүмгә Һилменд вилаятендәге Муса-Кала районы дучар булды.

Полиция һөҗүм итүчеләрнең берсе атып үтерелүен әйтте, әмма калган икесе шартлаткычны гамәлгә китергән.

Шулай ук бүген иртән интихарчының Герат вилаяте Гузар районы хакимияте башлыгы бинасына һөҗүмендә ким дигәндә тугыз кеше үлгән, 20се яраланган иде.

XS
SM
MD
LG