Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватаным Татарстан": Сукыр груш бер алтын


Түгәрәк юбилейлар җитә башладымы, и кабаланабыз, и чабабыз. Югыйсә андый чараларга берничә көндә түгел, ә бер-ике ел алдан әзерләнергә кирәк ләбаса.

Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар, 1919 ел
Заһидә һәм Кәрим Тинчуриннар, 1919 ел
Тиздән татар театрына яңа сулыш өргән, танылган драматург Кәрим Тинчуринның 125 еллыгы якынлаша. Шушы уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фестиваль уздырырга җыена. Рес­публикадагы татар театрлары К.Тинчурин әсәре буенча куелган бер спектакль белән чыгыш ясаячак.

Шушы уңайдан театр җитәкчеләре, язучылар һәм журналистлар фикер алышты. Кәрим Тинчуринның иҗатын өйрәнгән танылган галимебез Фоат Галимуллин күптән түгел Башкортстаннан Галимҗан Ибраһимовка 125 ел тулуга багышланган чараларда катнашып, шаккатып кайткан. “Әллә нинди гамәли конференцияләр, төрле чаралар үткәрәләр. Башкорт­станның бөтен мәктәпләре, вузлары дәррәү купкан. Кәрим Тинчу­ринның да бит 125 еллыгы, ул да Галимҗан Ибраһимов кебек аянычлы язмышка дучар була. Аларның икесен дә атып үтергәннәр. Ә бу танылган шә­хес турында шаулаучы кү­ренми”, – дип сөйли ул.

Кәрим Тинчурин театры­ның шаулавы, фестиваль уз­дыруы табигый анысы. Ә башка сәнгать әһелләре, җитәкчеләр нәрсә карый? Бөтен гомерен театрга багышлаган шәхеснең юбилее бер фестиваль кысаларында гына калырга тиеш түгел бит. Чорына күрә нинди генә авырлыклар булмасын, алар Салих Сәйдәшев белән кулга-кул тотынып эшләгәннәр, музыкаль драмалар, спек­такльләр иҗат иткәннәр. Ул вакытта халык юкка гына бу бинаны Тинчурин һәм Сәйдәш театры дип йөртмә­гәндер.

Режиссер, актер, үз театры өчен пьесалар язган Тинчуринга җиңел булмый. Аның өстеннән, театрда монополия ясап бетерде дип, үз труппасындагы актерлары ук шикаять яза. Тинчурин театрдан китеп бара, Әстер­хан якларына юл тота. Әмма аны яңадан чакырып алалар. Театрны күтәрүдә аның өлеше бик зур була. Шунысы аянычлы: театр сәхнә­сендә 50 яшьлеген бәйрәм иткәннең икенче көнендә үк аны кулга алалар. Баштарак чыганакларда аның яман шеш авыруыннан үлүе турында язсалар, соңыннан аны атып үтергәннәре ачыклана. Бү­ген Кәрим Тинчу­ринның кабере якынча Галимҗан Ибра­һимовның җә­сәде кү­мелгән урында дип фаразлыйлар.

Театр тормышын җигелеп тарткан бу шәхеснең бүген хәтта музее да юк. “Аны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры төзергә тиеш иде, – ди язучы Рабит Батулла. – Элек бит ул бар иде. Аннан Тинчу­ринның хатыны Заһидә апа драматургның бөтен архивын театрга васыять итеп калдырды. Мин бу хакта күп тапкырлар әйтеп карадым. Әмма һаман да колак салучы юк. Миндә сакланган сәгать­ләрен, чокырларын да Камал театрының музеена тапшырдым. Тинчурин музее, һич­шиксез, би­редә булырга тиеш. Махсус экскурсовод әлеге шәхес турында килгән тамашачыга сөйләргә тиеш.

Театр җитәкчелегенең: “Музей була ул, ләкин акча юк бит әле”, – дигән җавабы бе­рәүне дә канәгатьләндер­мәде. Саллы гына акчага аякка баскан зәвыклы бинада Кә­рим Тинчуринны мәң­ге­ләштерү иң беренче планга чыгарга тиеш иде ләбаса. Аңа бит әллә ни зур акча кирәк түгел. Менә дигән күргәзмә заллары бар. Бары тик теләк кенә кирәк. Тинчурин үз куллары белән ачып-ябып йөргән ишек бүген дә хезмәттә. Реставрацияләп куйганнар. Музей әнә шул ишектән башланып китә лә­баса. Калган экспонатлар исә Заһидә апаның архивыннан булачак.

Кәрим Тинчурин турында ачылмаган серләр Рабит Батулланың хәтер дәфтәрендә том-том китап язарлык. Хәер, язучы Заһидә апа сөйләгәннәрне бер җепкә тезеп, аларны язып та чыкты инде. Әле язылмаганнары шактый икән.

Рабит Батуллиннарның гаиләсе соңгы сулышына ка­дәр Заһидә апа янында булган. Туксан яшен тутырган ханымның янәшәсендә хәл белерлек якыннары да калмаган хәтта. “Сәйяр” труппасында әйдәп баручы героинялары белән шаккаттырган Заһидә апа берәүгә дә кирәкмә­гән. “Заһидә апага 70 яшендә генә фатир бирделәр, – ди Рабит абый. – Аның өендә кыш көне температура 13 градус кына иде. Шуңа күрә күп вакыт без аны үзебезгә алып кайттык. Җылы ризыклар бе­лән сыйладык, юындырдык. Заһидә апаны сөйләштергәндә махсус билгеләр уйлап таптым. Аннан аны дүрт-биш сә­гать ак кәгазьгә күчерә идем. Ул вакытта диктофон, магнитофоннар юк. Кәрим Тинчурин турындагы истәлекләрне шулай язып алдым. Ул бик фотосурәткә төшерергә яраткан. Рәсемнәр миндә саклана. Музей өчен менә дигән экспонатлар”.

Юбилейлар якынлашкан саен күңелне бер сорау бимазалый. Татар сәнгатенә, милләтебезгә үзен аямыйча хезмәт иткән шәхесләрнең кадере Тинчуринның үзе иҗат иткән “Зәңгәр шәл”дәге Галәви әйткәнчә, “сукыр груш бер алтын”га тиң бугай. Аларның юбилейларын бер билге өчен генә үткәрү гадәткә кереп бара. Анысы да миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип кенә эшләнә.

Алсу Хәсәнова
"Ватаным Татарстан"

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG