Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров: «Миңа беркем басым ясамады»


Татарстан эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Әсгать Сәфәров вазифадан китү карарын “Дальний” полиция бүлегендәге хәл өчен үзенең дә җаваплы булуы белән аңлатты. Бу хакта “Бизнес Online» хәбәр итә.

“Эштән китүгә килгәндә, мин һәрвакыт хезмәткәрләргә хурлык та дан да барыбыз өчен дә бер дип әйтә килдем. Һәм “Дальний”да булган хәл өчен мин шулай ук гаепле. Шуңа мондый карар кабул иттем”, дип яза “Известия”.

Сәфәров карар кабул иткәндә аңа бернинди басым булмавын әйтте.

“Беркем миңа басым ясамады. Миңа әлеге вәзгыять белән идарә итү һәм кайбер махсус карарлар кабул итүгә мөмкинлек биргәннәре өчен мин җитәкчелеккә рәхмәтле”, диде ул.
XS
SM
MD
LG