Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Казан рәссамнары күргәзмәсе үтте


Роза апа Ниязова оныгы белән күргәзмәдә
Роза апа Ниязова оныгы белән күргәзмәдә

Төмән шәһәренең сынлы сәнгать музеенда "Казан рәссамнары” дип аталган күчмә күргәзмә сәнгать яратучыларны, журналистларны, өлкә җитәкчеләрен, депутатларны, эшмәкәрләрне дә үзенә тартты.

Бу проект өлкә думасы депутаты ярдәмчесе Зөләйха Алишева тырышлыгы белән тормышка ашты. Сәнгать яратучы якташларыбыз төрле этник музыка коралларында башкарылган көйләр тыңлап, “Яшь рәссам-реалист”ларның иҗат җимешләре белән таныштылар. Казан шәһәреннән килүче рәссамнар – Александр Шадрин, Ирек Мусин, Альберт Тимершин, Әлфрид Шәймәрдановка Краснодар, Красноярски, Новосибирски осталары да кушылды. Төмән рәссамы Анастасия Харина да проектта үз урынын тапкан. Казан осталарының рәсемнәре Кытай, Америка, Һолландия, Бельгия музейларында да урын алган. Проектта катнашу өчен иң осталык һәм үзенчәлекле пумала иясе булу кирәк.

Күргәзмәгә куелган рәсемнәрнең берсе
Күргәзмәгә куелган рәсемнәрнең берсе
Шадрин әйтүенчә, иҗат юлын советлар чорында ук башлаган һәм базар шартларында да үз сәләтләрендәге үзенчәлекләрне саклый алган авторларны берләштерү – әлеге проектның төп максаты булып тора. Проект исеменә тукталып ул:

“Нәни чакта һәркайсыбыз да диярлек ерак илләр, маҗаралы хәлләр, кызыклы кешеләр белән танышу турында хыяллана. Хәтерегездәдер, командировкага яки ял итәргә китәргә җыенган әти-әниләрегезне нинди кәеф белән күзәткәнегезне. Аннары әби белән икәүләшеп түземсезләнеп алардан фотография салынган хат көтәсең... Маша – ул җыелма образ. Берәүләр өчен ул – туган шәһәреннән читтә барган вакыйгаларда катнашмау өчен сылтау, икенчеләренә – җылы учаклы гаилә образы, кемгәдер – ул бары гади ялкаулык... Үсеп җиткәч әлеге Маша, Колялар рәссам булып халыкара күчмә сәнгать проектын оештыралар. Һәр шәһәрдән рәссамнар Машага хат язалар, шулай алар яңа рәссам-реалистларның елъязмасын - иллюстрацияләнгән көндәлек булдыралар”, диде.

Бертөркем рәссамнар
Бертөркем рәссамнар
Казан рәссамнарының бу күргәзмәсе “Маша әбисендә яшәргә кала” дигән проект кысаларында үтте. Шадринның Төмәннән Машага язган хатында мондый сүзләр бар:

“Төмәндә безне бик җылы каршы алдылар, дусларым белән кунакчыл, ышанычлы кулларга эләктек. Безгә бик ошаган шифалы минераль сулы кайнар чыганаклар төмәннәрнең иҗатыбызга мәхәббәте янында икенче планда кала.

Без гаҗәеп бай рухлы тарихи Тобол шәһәрендә булдык, анда шактый илһам тупладык, бай кичерешләр алдык. Әле мин сиңа бүләккә чын мамонт сөягеннән ясалган балык алып кайтам – ул бәхет алып килә. Чынгызхан турындагы фильмда кечкенә Тимерҗанның Бартасына бүләк иткән сөяге турында хәтерлисеңме? Сөякне ышкуга, барлык теләкләрең дә тормышка ашар, ди ул. Тик Бартаның бердәнбер теләге – Тимерҗанның әйләнеп кайтуы була. Маша, мин дә синең янга гел әйләнеп кайтачакмын, тик сөякне генә ышкырга онытма”.

Күргәзмә барышында рәссамнар Тобол шәһәрендә сөяктән сыннар ясау остасы Миңсәлим Тимергазиев белән дә очрашалар, студентларга мастер-класс та күрсәтәләр, якташларыбыз рәсемнәре дә алар күңеленә хуш килә. Ә Мусинның “Яңгыр яуды”, Шадринның бу юлы себердә булганда ясаган “Тубылда яз” рәсемнәре истәлеккә Төмән җирендә калды.

Күргәзмәне караучылар рәхмәтләр "китабы"на үз фикерләрен яза
Күргәзмәне караучылар рәхмәтләр "китабы"на үз фикерләрен яза
“Күргәзмәгә куелган рәсемнәр арасында миңа аеруча “Карт тал янында” исемлесе ошады, - дип хисләре белән уртаклашты Рәүфә Рыханова. - Март кояшыдай күңелемне эретте ул минем, анда сурәтләнгән татар кызында шул кадәр ихласлылык, тыйнаклык чагыла. Күлләр артындагы туган авылымнан талга сөялеп тын гына мине күзәтә шикелле ул. Рәсем җылы төсләр белән, чын шикелле ясалган. Рәхмәт осталарга”, диде ул.

“Җыр-моңга сусаган кебек, милли бизәкле рәсемгә дә сусап була икән. Мин күргәзмә, галереяларда еш булам, ләкин мондагы татар рухын чагылдырган картиналарны сокланып карадым: аларда милли моң, горурлык тоемлана. Якты балачакка кайткан шикелле булдым, күңелне шатлык биләде”, дип язып калдырган Елена Камалова рәхмәтләр китабында.

Күргәзмәгә куелган рәсемнәрнең берсе
Күргәзмәгә куелган рәсемнәрнең берсе
Төмәндә аларга матур итеп озату кичәсе оештырдылар. Танылган җитәкчеләр, иҗат әһелләре белән беррәттән, өлкәнең милли эшләре комитеты белгече Рөстәм Галимов та кунакларны бу уңышлы чара белән чын күңелдән тәбрикләде.

“Бу күргәзмә - туган ягымның бер өлеше. Мин Татарстан чигендә үскәнгә күрә, кайбер табигать күренешләре таныш та шикелле. Туган илнең күркәм матурлыгын ачкан сурәтләр, авыл күренешләре, халык образларын сурәтләүче төгәл, дөрес этнографик портретларда кабатланмас осталык ярылып ята. Шундый матурлыкны тудырган, халкыбыз мәдәниятен үстерүдә, аның белән башкаларны да таныштыруда зур өлеш керткән татар рәссамнары булуга мин бик шат", диде ул.

Рәсем ясарга теләүчеләр күп, мин үзем дә рәссам идем. Тик сакланып каласы, үсәсе авыррак шул. Шундый онытылмас хисләр бүләк итә торган сәнгать әсәрләре белән таныштыручыларга зур рәхмәт”, - диде ул ихластан Галимов.

Күргәзмә Түбәнварта шәһәренә юл алды. Бу шәһәр быел зурлап 40 еллыгын бәйрәм итә. Шәһәрне төзүдә төрле милләт вәкилләре белән бергә татарлар да катнашкан. Шуның өчен дә алар үз һөнәрләренә тугрылык саклаган рәссамнар иҗатын күркәм бүләк итеп кабул итәрләр. Бер уңайдан сәнгать ияләре исә җирле Себер халкының тормышы, серле табигате белән танышыр.
XS
SM
MD
LG