Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан оппозициясе яңа сайлау таләп итә


Олег Шеин тирәсенә аның тарафдарлары җыела
Олег Шеин тирәсенә аның тарафдарлары җыела

27 көн ачлык тоткан намзәт Олег Шеинны якларга дип килгән Мәскәү вәкилләре Әстерхан өлкәсе губернаторы белән очрашты.

Әстерханда 16 мартта узган шәһәр башлыгын сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдерүчеләр инде 27нче көн ачлык тота. Оппозиция вәкиле Олег Шеин үзенең “Бердәм Русия” намзәте Михаил Столяровка җиңелүен танымыйча шәһәрнең Киров мәйданында ачлык игълан итте. Рәсми хакимиятләр сайлау вакытында хәрәмләшүләр булганын таныды, әмма ачлык белән аларны төзәтеп булмый, оппозиция мәхкәмәгә барсын, дип белдерде. Бүген генә сайлау урыннарындагы веб-камералар төшергән язмалар тикшерелә башлады. Оппозиция вәкиле Шеин мәхкәмәгә документлар әзерләнә, диде. Ул арада шәһәр үзәгенә кешеләр көннән- көн күбрәк җыела.

“Кешеләр Киров мәйданына чыгып өч чатыр урнаштыра башлады, полиция килеп аларның берничәсен кулга алды, чатырларын да алып китте. Хәзер менә 300ләп кеше бар ул мәйданда. Бернинди дә чара узмый, кайберәүләрнең кулында тавыш көчәйткеч бар. Кешеләр чиратлашып Олег Шеин һәм кичә Мәскәүдән килгән юрист Алексей Навальный белән сөйләшә. Шеин һәм Навальный сөйләшергә дип халык алдына чыкканда шушы ук урынга бер “Наши” хәрәкәтенең 200ләп вәкиле китерелде, аларга комачаулады,” дип сөйләде Азатлыкка “The New Times” журналы мөхәррире урынбасары Илья Барабанов.

Полиция оппозиция вәкиле Олег Шеин янына аның тарафдарларын китермәс өчен мәйданны яба
Полиция оппозиция вәкиле Олег Шеин янына аның тарафдарларын китермәс өчен мәйданны яба
Әстерхан оппозициясенә теләктәшлек белдерер өчен кичә Мәскәүдән юрист һәм танылган блоггер Алексей Навальный, шулай ук “доктор Лиза” исеме белән танылган табиб Елизавета Глинка килде. Бүген алар сайлауны кабат уздыру турында сөйләшер өчен өлкә губернаторы Александр Жилкин белән очрашты. Шеинның үзенең кәефе күтәренке, әмма хәле бик яхшы түгел.

“Ачлык чарасын хакимиятләр сайлауны яңадан үткәрү кирәклеген аңлаганчы дәвам итәчәкбез. Ач торучылар саны үзгәреп тора. Ял көннәре доктор Лиза киңәше белән алты кеше ачлыкны туктатты. Менә тагын биш кеше безгә кушылырга тора дип беләм. Үземнең хәлем бик әйбәт түгел, бүген корвалол эчә башладым, ләкин кәеф күтәренке,” диде Шеин.

Әстерхан татарларының “Дуслык” үзәге башлыгы, өлкә дума рәисе урынбасары Әнвәр Алмаев сайлау вакытында хәрәмләшүләр булганына дәлилләр бар, ди.

“Кеше санаганга караганда, машина санауга ышаныч күбрәк инде. Әмма халыкны урамга чыгарып булмас дип уйлыйм. Бездә хәзер 25-26 җылы, кеше бакчада, үз тормышын кайгырта. Монда халык күптән инде үзенә генә ышана”, диде Алмаев.

Электрон сайлау урыннарында, ягъни машиналар санаган урыннарда Шеин тавышларның 47% алып 42% тавыш җыйган Столяровны җиңгән дигән мәгълүматлар бар. Кешеләр санаган сайлау урыннарында исә “Бердәм Русия” намзәте өчен 60%, оппозиция вәкиле Шеин өчен 30% тавыш бирелгән, дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG