Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе: Әстерханда киредән сайлау булмаячак


Русия үзәк сайлау комиссиясе Әстерхан мэрын сайлауда хәрәмләшүләр турындагы мәгълүмат расланмады һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен кире какмаячагын әйтте.

Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Леонид Ивлев белдерде. Ул прокуратура, күзәтүчеләр һәм полиция мәгълүматларына таянды.

Элегрәк Әстерхан губернаторы Александр Жилкин «Бердәм Русия» фиркасеннән намзәт булган Михаил Столяров кануни сайланган мэр һәм киредән сайлау булмаячагын әйткән иде.

«Гадел Русия»дән мэрлыкка элекке кандидат, сайлауда икенче урынны алган Олег Шеин һәм аның тарафдарлары 16 мартта башлаган ачлыкны дәвам итәргә планлаштыра. Шеин атнакич сайлау кануннары бозылуы турында шикаятьне мәхкәмәгә бирәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG