Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

Ромни АКШ президент сайлавында республиканнардан бердән-бер дәгъва итүче булачак


Митт Ромни АКШ президент сайлавында Республикан фиркасеннән чыгарылачак бердән-бер намзәт булып калды. Сишәмбе аның иң якын көндәше Рик Санторум көрәштән чыгу турында игълан итте.

Санторум ике атнадан соң узарга тиешле праймериз нәтиҗәләрен көтмичә Пенсильвания штатында үз тарафдарлары алында чыгыш ясады.

Күзәтүчеләр Ромниның тагын ике көндәше аннан шактыйга артта калучы Ньют Гингрич һәм Рон Пол җиңүгә өмет итә алмавын әйтә.

Санторумның көрәштән чыгуыннан соң нәкъ Массачусетс штатының элекке губернаторы Ромниның хәзерге АКШ президенты, демократ Барак Обама белән президент сайлавында көч сынашачагы мәгълүм булды.

XS
SM
MD
LG