Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Дагҗы турында фильм “Әл-Җәзирә” финалына чыкты


Чыңгыз Дагҗы турында фильм “Әл-Җәзирә” финалына чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Чыңгыз Дагҗы турында фильм

Гомер буе Кырымнан читтә яшәсә дә, тормышын Кырымга багышлаган кырымтатар язучысы турында әсәр халыкара бәйгедә катнаша.


“Әл-Җәзирә” телевидениесе ел саен үткәргән документаль фильмнар бәйгесенең финалына чыккан 64 әсәр арасында узган ел Лондонда вафат булган кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы турында фильм бар. Финалга әсәрләр бәйгедә катнашкан 682 фильм арасыннан сайлап алынган.

“Чыңгыз Дагҗы турындагы әсәрнең шундый зур дәрәҗәдәге бәйгенең финалына Төркиядән чыккан бердәнбер фильм булуы безнең өчен бик мөһим”, дип горурланып сөйләде аның мөхәррире Зафер Каратай. Тормыш иптәше, Төркиянең TRT телевидениесе операторы Нәшә Сарысой Каратай белән бергә бу фильмны алар 2006 елда төшерә башлаган.

Чыңгыз Дагҗы турында фильм төшерелә
Чыңгыз Дагҗы турында фильм төшерелә
​“Әл-Җәзирә” бәйгесе финалы 19-22 апрель көннәрендә Катар башкаласы Доһада үтәчәк. Аның кысаларында дөньяның төрле илләреннән килгән телевидение идарәчеләре, журналистлар һәм режиссерлар өчен “базар” оештырыла.

“Бу очрашулар кырымтатар халкының фаҗигасе турында тагын бер мәртәбә дөньяга аваз салыр өчен мөмкинлек булачак”, диде Зафер Каратай. Анда Чынгыз Дагҗының гарәпчәгә тәрҗемә ителгән “Куркыныч еллар” исемле китабы да танытылачак.

Чыңгыз Дагҗының тормыш юлы – Кырымның мәгънәви һәм әдәби йөзе

Икенче дөнья сугышының ике ягын да күргән, нацилардан да, совет гаскәрләреннән дә күп золымга дучар булган кырымтатар язучысы – төрки әдәбиятының болар турында язып чыккан бердәнбер вәкиле.

Икенче дөнья сугышы башланганда язучыга 21 яшь була, ул Кызыл армия сафларында алманнарга каршы сугышка китә. Озак та үтми, нациларга әсир төшә һәм сугышның калган елларын яһүдләр һәм советлардан китерелгән башка милләтләр белән бергә концлагерьларда уздыра. Соңыннан бу еллардагы ачлык һәм үлем турында ул үзенең “Куркыныч еллар” исемле романында язып чыга.

Чыңгыз Дагҗының сеңлесе Айшә абыйсының каберендә Кырымда
Чыңгыз Дагҗының сеңлесе Айшә абыйсының каберендә Кырымда
Үзенең гомерлек юлдашын да ул сугыш беткәндә Польшада очрата. Аңа ул “Регина” исемле романын багышлый. Гаилә Лондонда яши башлый.

Язучы үзе Лондонда яши, әмма күңеле яшь чагыннан бирле күрмәгән ватаны Кырымда – Акмәчеттә, Ялтада, Гурзуфта һәм туган авылы Кызылташта була. Бөтен гомерен ул Кырымга кайтырга әзерлеккә багышлый. Әмма моны ул үзе башкара алмый. 2011 елда вафатыннан соң гына аның җәсәде туган җиренә кайтарылып җирләнә.

Кыз туганы Айшәне дә Чыңгыз Дагҗыга сугышка чыгып киткәннән бирле күрергә насыйп булмый. Советлар берлеге таркалып, кырымтатарлары Кырымга кайта башлагач та язучы Кырымга кайта алмый - озак еллар яман шеш белән урын өстендә яткан хатынын карый. Хатыны гүр иясе булгач, үзенең йөрәгенә катлаулы операция кичерә, андый зур юлга чыгарга хәле калмаган була.

Чынгыз Дагҗы (с) һәм Зафер Каратай Лондонда
Чынгыз Дагҗы (с) һәм Зафер Каратай Лондонда
Җәмәгатьчелек һәм журналистлар күзеннән ерак торган, күргәннәре, ишеткәннәре турында үз өендә китаплар язып яткан Чыңгыз Дагҗы тыйнак тормыш алып барган. Шуңа күрә аның турындагы бу фильм – язучының тормышы һәм истәлекләре тупланган бердәнбер җыентык.

“Безнең бөек адәмнәребез - Чыңгыз Дагҗылар, Исмәгыйл Гаспралылар түгел. 1985 елда партия утырышында кырымтатарларының сөргенгә куылуы хата булды дип игълан ителгәч, Урта Азиядән Кырымга кайта башлаган милләттәшләребез – менә безнең бөек кешеләребез. Аларны анда беркем дә көтмәде. Кырымда яшәгән руслар аларны дошман күрде. Әмма алар кайтты, чатырларда яшәде. Менә кемнәр ул чын бөек кешеләр. Кырымга кайткан 300 меңләп кырымтатары!” дип әйтә торган булган Чыңгыз Дагҗы.

“Мондый кеше турында фильм төшерә алуым белән чиксез горурланам”, диде Зафер Каратай.
XS
SM
MD
LG