Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иделдәге “байлар бистәсенә” каршы митинг узачак


14 апрельдә Казан үзәгендә “Халык һәм Идел каршы” дигән митинг узачак. “Комсомольская правда” язуынча, Идел утраулары буйлап узачак 17 чакрым машина юлы төзелеше проектына каршы чыгучылар көндезге уникедә Мулланур Вахитов һәйкәле янына җыелачак.

Хәзерге вакытта Займище бистәсе һәм 774нче чакрым арасындагы утрауларның бер өлеше инде анда җәйге йортларын төзегән җирләр белән шәхси кешеләргә сатылган.

Митингны оештыручылар, халык ял иткән урында Мәскәүнең Рублевкасы кебек байлар бистәсе булачак дип борчыла.
XS
SM
MD
LG