Accessibility links

Татар аенда урыс милләтчеләре митингка әзерләнә


Узган ел апрель аенда узган пикет
Узган ел апрель аенда узган пикет

Татарлар апрельны татар ае дип белдергәндә, Татарстанда урыс телен яклаган чаралар уза. Митингны бу юлы яшьләр оештыра.

Татар яшьләре бик тырышып «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә әзерләнеп йөргәндә, урыс милләтчеләре дә кул кушырып утырмый. 21 апрель көнне алар Татарстан дәүләт шурасы каршында «Туган тел өчен» дигән митинг уздырачак.

Шунысы игътибарга лаек, бу юлы аны Татарстанда протест чаралары оештыру белән танылган «Казан Гражданнар берлеге» яшьләр оешмасы үткәрә.

«Татарстандагы урыслар» мәгълүмат порталы язуынча, бер ел элек – 16 апрельдә урыс җәмәгатьчелеге урысларга үз ана телен укуга мөмкинлек бирүне таләп итеп урамга чыккан булган, шул бер елда әлеге проблеманы хәл итү өчен күп төрле тырышлыклар куелган, митинглар, пикетлар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, мәхкәмәләр, мәгариф министрлыгы, депутатлар, премьер-министр белән очрашулар, президентларга хатлар, массакүләм мәгълүмат чаралары күп кенә мәкаләләр язылган, әмма республика хакимияте бернинди гамәлләр кылмаган.

«Киресенчә, быел урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфында татар теленнән мәҗбүри дәүләт имтиханы, балалар бакчаларында кимендә 62 татар сүзе белү тәртибе кертелде. Моннан тыш, балалар бакчаларын хәләл ризык белән тәэмин итү барысы өчен дә яхшы булачак дигән фикер тагылды», дип яза урыс җәмгыяте вәкилләре үз сәхифәсендә.

Алар фикеренчә, республикада урысларны һәм аларның проблемнарын күрмиләр, урыс халкын санга сукмыйлар.

Шуңа Татарстандагы урысча сөйләшүчеләрнең хокукларын торгызу өчен алар митингка чыгарга булган.

Татарлар дәшмәскә өйрәнгән

Аңа кадәр исә – 13 апрельдә Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этномәдәни үзәге (җитәкчесе Рәис Сөләйманов) «Татарстанда этнолингвистик низаг: төбәк мәгариф системасында урыс теле проблемасы» дигән фәнни конференция уздыра. Анда исә Татарстанда Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда урыс теле сәгатьләренең азрак булуы һәм моның төбәктәге яшь буын урыслар гыйлеменә тәэсир итүе мәсьәләләре тикшереләчәк.

Аерым алганда Татарстанда икетеллелек: 1990нчы еллардагы өметләр һәм 2010 елгы нәтиҗәләр; урыс теле һәм әдәбиятыннан сәгатьләр санын кыскарту төбәк сәясәте (максатлары, хакимият аңлатмасы, тормышка ашыру, нәтиҗәләр); Татарстан мәктәпләрендә урысларның үз милли телләрен өйрәнү хокуклары төбәк кануннарында язылмавы милли нигездә дискриминация булып тору; Татарстан мәктәпләрендә урысларның урыс телен укуга хокукларын кысуны дәвам итүнең сәяси күрсәткечләре (төбәктәге урысларның хөкүмәткә каршы протест кәефләре артуы, төбәк һәм федераль органнарның позициясе, татар милли хәрәкәтенең реакциясе) темалары каралган.

Оештыручылар фикеренчә, бу проблема Татарстандагы милли низагка һич кенә дә бәйле түгел. Баксаң, монда бөтен проблема төбәк хакимиятенең Татарстанда урыс телен Русиянең башка субъектларындагы кебек бертигез укытуга каршы килүендә икән. Димәк, конференцияне оештыручылар барлык татарлар моңа риза булачак дигән фикердә тора булып чыга.
XS
SM
MD
LG