Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар корылтае: Иске рәис, урыс теле һәм Русия берлегенә кушылу


Татарстан журналистлар берлеге корылтаеның президиум әгъзалары
Татарстан журналистлар берлеге корылтаеның президиум әгъзалары

11 апрельдә Казанда Татарстан журналистлар берлегенең XVIII корылтае үтте. Берлекнең рәисе итеп яңадан Римма Ратникова сайланды.


Бүгенге көндә Татарстан журналистлар берлегендә 1200 әгъза исәпләнә. XVIII корылтайга шуларның 170-е делегат итеп чакырылган булган, тик аларның 146-сы гына бу җыенга киләсе иткән.

Корылтай, соңгы алты ел эчендә вафат булган 63 журналистны бер минутлык искә алу белән башланып китте.

Фәрит Мөхәммәтшин: ”Журналистлар кыюланды”

Чарага хөрмәтле кунак буларак чакырылган Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан журналистикасында зур үзгәрешләр булган.

Ул үз чыгышында республика медиасында алга китеш көн кебек ачык дип белдерсә дә, конкрет нинди алгарышларга ирешелүе турында әйтмәде. Шулай да, журналистларның җәмәгатьчелекне якыннан кызыксындырган темаларга резонанс тудыра торган мәкаләләрне күбрәк яза башлауларын белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада меңнән артык гаммәви мәгълүмат чарасы эшләп килә, шул исәптән 461 газет, 204 журнал чыга, 198 электрон басма, 11 мәгълүмат агентлыгы бар.

Фәрит Мөхәммәтшин, Казанның “Дальний” полиция бүлегендәге вакыйгаларны киң җәмәгатьчелек журналистларның тырышлыгы белән белә алды, дип белдерде.

Ул матбугат әһелләренең ярдәме белән мондый хәлләрнең Русиянең башка полиция бүлекләрендә дә булуы ачыкланды дип өстәде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларының Казандагы тарихи-мәдәни ядкәрьләрне саклауга да үзләреннән зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Парламент рәисе шулай ук республика журналистлары күтәреп чыккан Болгарга куелуы планлаштырылган “Саклаучы” сынына кагылышлы мәсьәләгә дә ачыклык кертте.

Ярты сәгатькә якын сузылган чыгышында ул Татарстан журналистларының түбән хезмәт хакы алуына да кагылды.

Хәтта күрше республикалар белән чагыштырганда да Татарстан журналистларының бик түбән хезмәт хакы алулары кичекмәстән бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә чишүне таләп итә дип белдерде ул.

Мөхәммәтшин үз чыгышын рус телендә алып барды.

Корылтай делегатлары
Корылтай делегатлары
Аннан соң сүз алган берлекнең рәисе Римма Ратникова үткән алты ел эчендә башкарылган эшләргә хисап тотты. Ул да рус телендә чыгыш ясауны өстен күрде.

Татарстан журналистлар берлегенең алты еллык хезмәте канәгатьләнерлек икән.

Берлекнең президиум һәм контроль-ревизия комиссиясенең эше дә канәгатьләнерлек дип табылды. Делегатлар бертавыштан бу фикер белән килеште.

Делегатлар гомумән корылтай эшчәнлеге һәм яңгыраган барлык тәкъдимнәрне дә бертавыштан хуплап торды. Тәкъдим-фикерләргә каршы чыгучылар да, битараф калучылар да булмады.

Римма Ратникова кабат рәис

Татарстан журналистлар берлеге рәисен сайлау да бик тиз хәл ителде. Корылтайда берлекнең киләсе биш ел өчен җитәкчелек вазифасына бердәнбер кандидат булган Римма Ратникова бертавыштан сайланды. Каршы чыгучы яисә битараф калучы делегат күренмәде.

"Азатлык" хәбәрчесенең Татарстан журналистлар берлеге рәисе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән соравына Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин, берлекнең рәисе иң беренче чиратта берләштерүче сыйфатка ия булырга тиеш, дип белдерде.

Гарифуллин фикеренчә, берлек рәисе төрле телләрдә язучы, төрле юнәлешләрдә эш итүче, төрле сыйфатларга ия булган журналистларның мәнфәгатьләрен кайгырта белергә тиеш.

Васил Гарифуллин Татарстан журналистлар берлеге рәисе шушындый сыйфатларга ия дип белдерде.

Корылтай күбесенчә рус телендә барды. Чыгыш ясаучылар бер-бер артлы рус телендә нотык тотты.

“Татарстанда ике дәүләт теле һәм ул үтәлергә тиеш”

Делегат Илһам Фәттаховның Татарстан Конституциясен бозмаска чакырып, ике телдә дә чыгыш ясарга өндәвеннән соң, "Шәһри Казан" газеты баш редакторы Мансур Мортазин үз чыгышын татар телендә ясады. Дөрес, ул баштан ук татарча чыгыш ясарга уйлаган булуын да әйтеп үтте.

“Миңа кичә үк шалтыратып татарча чыгыш ясарга кушканнар иде”, дип әйткәч делегатлар үзара бер шаулашып та куйды.

Корылтайда берничә делегат чыгышында телгә алынган Татарстан журналистлар берлегенең Русия журналистлар берлегенә кушылу фикеренә кайберәүләр каршы чыкса да, кайбер делегатлар бу фикергә уңай карашта торуларын белдерде.

Кушылу фикерен куәтләүчеләр вакыйгага чынбарлык күзлегеннән чыгып карарга кирәк дип саный.

Дамир Шәрәфетдинов: ”Русия берлегенә кушылу кирәк”

Советлар Берлегенең журналистлар берлегендә әгъза булганына 50 тулуын әйткән Дамир Шәрәфетдинов фикеренчә, Татарстан журналистларына Русия журналистлар берлегенә кушылып кына калмыйча, ул берлекнең иң алдынгы сафларында булырга кирәк.

Аның сүзләренчә, бу эш Татарстан журналистларына үзләрен халыкара мәйданда танытырга ярдәм итәчәк. Ул үз сүзләрен Татарстандагы тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Русия тарихчы-архивчылар җәмгыятенә керүеннән соң Бөтендөнья архивчылар шурасына даими әгъза итеп кабул ителде, дигән мисал белән җөпләп куйды.

Корылтай делегатлары да Русия журналистлар берлегенә кушылуга уңай карады. Татарстан журналистлар берлегенең яңадан сайланган рәисе Римма Ратникова Мәскәүдән килгән Русия журналистлар берлеге секретаре Ашот Джазоянга бу берлектә әгъза булу өчен быелның ахырына кадәр тиешле хокукый мәсьәләләрне чишеп бетерәчәкләрен әйтте. Шулай итеп, моңа кадәр Русия журналистлар берлегенә кермәгән Татарстан журналистлар берлеге Русия төбәкләре арасыннан соңгылардан булып бу берлеккә кушылачак.
XS
SM
MD
LG