Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Инвалидлар такси яллап йөрергә мәҗбүр


Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендәге инвалидлар урамда, социаль биналарда уңай шартлар булмауга зарлана. Район идарәсе безнең проблемнарга тиешле игътибар бирми, ди алар. Чаллыда директор инвалидларны спорт залына кертмәскә теләгән.

Түбән Кама шәһәрендә сәламәт кешеләр белән бергә инвалидлар да “Шинник” спорт залына йөри. Читтән караганда аларны берни борчымый кебек, үзләре дә бик ачылып китеп сөйләшергә ашыкмыйлар. Һәркайсы үз күнегүе белән мәшгуль, танышып сөйләшә башлагач проблемнар барлыгы ачыкланды.

Инвалидларның проблемнары баскычтан ук башлана

“Күп җирләрдә пандуслар җитми. Ярый мин арбадан торып махсус җайланма (ходунки) белән атлый алам. Арбадагылар баскычлардан менә алмый, миңа да алар аша йөрергә җайсыз. Күбрәк пандуслар ясасыннар, инвалидлар берләшмәсенә җитәкчеләрнең игътибары җитми. Табибларга да сүзем бар, безгә битарафлыклары йөзләренә чыга, алар да намуслы эшләсеннәр иде”, диде 22
яшьлек Гөлнара Усманова.

Гөлнара Усманова

Гөлнара Усманова

Табибларны телгә алуының да сәбәбе бар икән. Сау-сәламәт туган кыз хастаханәдән инвалид булып чыга.

“Җиде яшькә кадәр сәламәт идем. Мәктәпкә керүемнең беренче елында егылып хастаханәгә эләктем. Табибтан-табибка күп йөрттеләр, күзем начарайды, куллар, аяклар йөрми башлады, хәлсезләндем. Ике тапкыр рөхсәтсез пункция (кече операция) ясадылар. Шуннан соң бөтенләй йөрмәс булдым. Мондый хәлгә калуымны табиблардан күрәм.

Бер елдан артык арбада утырдым, таякларга тотынып йөрергә өйрәнергә тырыштым. Ходунки алгач хәрәкәт итү җиңеләйде. Куллар яхшы эшли, аяклар авыр хәрәкәтләнә, аларны күбрәк эшләтергә кирәк”, ди Гөлнара.

Такси яллап йөр яки өйдә утыр

Әлегә спорт залына алар һәркайсы үзе килә. Шуңа да инвалидлар Түбән Кама районы идарәсе бер автобус бирмәсме дип өметләнә.

“Күбрәк такси хезмәтенә мөрәҗәгать иттем, элегрәк бер якка 70 сум түләп йөри идем. Аннан ходунки алгач хәрәкәтләнү җиңеләйде, үзем йөри башладым. Басып йөрү җайланмасы (ходунки) алырга кешеләр булышты. Ул кыйммәт тора, җиде меңнән артык. Хәзер мине таксистлар йөртә, бик зур рәхмәт аларга, кирәкле урынга илтеп куялар, кирәк булса көтеп тә торалар”, диде Гөлнара Усманова.

Аның сүзләренчә, “Шинник” спорт залында сәламәт кешеләр белән бергә булу махсус физик күнегүләр ясарга көч бирә икән. Ул да спорчылар кебек зал буенча йөри, өстәл теннисы уйный, велосипед әйләндерә.

Иң төп проблем – махсус транспорт булмау

Икенче әңгәмәдәшебез Александр Гладков та яшүсмер чорына кадәр сау-сәламәт яшәгән, су коенганда умырткасын какшатып хәрәкәтсез калган.

Александр Гладков

Александр Гладков

“Су кергәндә җайсыз сикереп умыртканы сындырдым. Бу вакыйга инде сигез ел вакыт үтеп китте”, ди Александр. Аны да инвалидлар өчен махсус транспорт булмау борчый.

“Иң төп проблема - безне йөртүче транспорт булмау. Спортзалга алып килү генә түгел, гомумән шәһәрдә юк ул. Минем күргәнем булмады”, диде Александр Гладков.

Гүзәлнең хыялы – зур дәрәҗәгә ирешү, сәламәт булу

Бүген әлеге спорт залда 60лап инвалид шөгыльләнә, араларында тумыштан ук физик кимчелек белән туган кешеләр бар. Алар да миһербанлы кешеләрдән ярдәм, игътибар көтә.

Гүзәл

Гүзәл

23 яшьлек Гүзәл кайчандыр бөтенләй йөри алмый, бүген ул өстәл теннисы уйнарга өйрәнә, туплар тәгәрәтә, һәрдаим хәрәкәтләрен арттырырга тырыша.

“Мин шулай тудым. Башта бик авыр булды. Йөри, утыра алмадым. Бәләкәй вакыттан махсус хәрәкәтләр ясадым, шуңа да җиде яшьтә йөреп китә алдым”, диде ул. Гүзәлнең хыялы - зур дәрәҗәгә ирешү, бәхетле, сәламәт кеше булу.

Тиешле игътибар булмау сәбәпле алар өйдә утырырга мәҗбүр

“Әлеге егет-кызлар бик тырыш, максатчан, сабыр”, диде хәйрияче, Габдулла Шакиров исемендәге инвалидлар берләшмәсе җитәкчесе Радик Закиров.
Ул Чаллыда яши, соңгы елларда ике шәһәр арасын таптый, инвалидларның көнкүрешен кайгырта, аларга сәламәт кешеләрнең, җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тели.

Радик Закиров. Сүзен һәм эшен ул бисмилла белән башларга тырыша

Радик Закиров. Сүзен һәм эшен ул бисмилла белән башларга тырыша

“Түбән Камада яшәгәндә 1999 елны менә шушы спорт залны оештырырга безгә, бүгенге көнне мәрхүм инде ул, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын, Габдулхак Шакиров булышкан иде.

Безнең әлеге спорт залы аркылы 800 ләп кеше үтте. Күбесе югары уку йорты бетерде. Гаилә корып тормыш итәләр, балалар табалар, эшле-ашлы булдылар. Спортзалга килеп алар монда махсус хәрәкәтләр ясый, кешеләр белән аралаша, өйдә утыру түгел инде”, ди Закиров. Монда йөрергә теләүче инвалидлар шактый икән. Махсус автобус булмагач, өйдә ятарга мәҗбүрләр.

“Бүген монда 60лап кеше, транспорт булса күбрәк тә йөрерләр иде. Район идарәсе аларны йөртергә машина таба алмый. Без булган проблемаларны гел әйтеп киләбез, җитәкчелек кенә селкенергә теләми, йә акча юк, йә башка сәбәп. Бик каты селкетсәң эшлиләр, тик гел әйтеп торырга кирәк”, ди инвалидлар берләшмәсе җитәкчесе.

Район идарәсе зурдан кубып ил күләмендә сөйли

Без турыдан бәреп әйтмичә, Түбән Кама районы идарәсеннән халык тормышын яхшырту эшләре белән кызыксындык. Ягъни сорауны башкача бирдек һәм инвалидлар ярдәм хакында да кызыклы мәгълүматлар ишеттек.

Таһир Камалетдинов

Таһир Камалетдинов

“Татарстанда гына түгел, Русиядә беренчеләрдән булып инвалидларның яшәү шартларын яхшырту програмнарын башлап җибәрдек. Барлык социаль объектларга керү мөмкинлеге өчен пандуслар булдырылды. Шәһәребездә түбән идәнле ике трамвай, өч автобус йөри. Спорт сарайларында махсус төркемнәр эшли.

Агымдагы елда бу эш дәвам итә. Алга таба күпкатлы йортларның ишек төпләрендә инвалидлар өчен керү юллары эшләргә телибез”, диде районның башкарма комитет җитәкчесе Таһир Камалетдинов.

Ул спорт сарайларында махсус төркемнәр эшли дисә дә, “Шинник” спорт бинасына йөрүче инвалидларга район идарәсенә катнашы юк дип аңладык.

Чаллыда директор инвалидларны спорт залга кертергә теләми

Түбән Кама, "Шинник" спорт залы

Түбән Кама, "Шинник" спорт залы

Хәйрияче Радик Закиров сүзләренчә, Түбән Кама районында инвалидлар саны 18 меңләп булса, Чаллыда 33 меңгә якын икән. Ул кайсы шәһәрдә уңай шартлар күбрәк тудырылган дигән сорауга кистереп җавап бирергә ашыкмады. Түбән Камада инвалидлар өчен бер-ике автобус йөрсә, Чаллыда арбада йөрүчеләр өчен кулай транспорт бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Бүген анда инвалидларны спорт залларга шөгыльләнергә кертмәскә уйлыйлар. “Безгә сәламәт кешеләр кирәк”, дип әйтә бер спортзал директоры Радик Закировка. Ул бу сүзләрне инвалидларның хокукларын чикләү, аларны кимсетү мисалы итеп кабул иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG