Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Арча педагогия көллияте тирәсендә вакыйгалар куера бара. Бу атнада көллият мөдире вазифаларын башкаручы Эльмира Сафина берничә педагогка эштән китәргә кушкан дигән хәбәр тарала башлады. 300 кешене эш белән тәэмин иткән уку йортына ябылу куркынычы яныймы? Эштән куылу турындагы имеш-мимешләр дөресме? “Азатлык” хәбәрчесе бу сорауларга җавап эзләде.


Арча педагогия көллиятенә куркыныч янавы турында “Безнең гәҗит” басмасы 28 март санында язып чыкты. Имеш, татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимегәнлектән, аларны әзерләүче уку йортының да кирәге шулкадәр генә. Шуңа күрә Арча көллиятен ябарга җыеналар.

Наил Габдрахманов

Наил Габдрахманов

Бу фаразга ышанырга мөмкин, ышанмаска да мөмкин, ләкин уйланырга җирлек бар. Көллият мөдире Наил Габдрахманов моннан бер ел элек – 2011 елның язында Арча районы хакимият башлыгы Алмас Нәзиров белән очрашкан булган. Нәзиров Габдрахмановка көллиятнең тулай торагы урнашкан бинаны муниципаль милеккә күчерергә тәкъдим иткән. Габдрахманов ризалашмый, чөнки тулай торакта Татарстанның 25 районыннан һәм чит төбәкләрдән килеп укыган студентлар яши.

Шуннан соң Нәзиров Габдрахмановка вазифасыннан китеп, башка эшкә күчәргә тәкъдим иткән. Габдрахманов район башлыгының бу тәкъдимен дә кире каккан. Бу чыннан да шулай булганмы, юкмы – моны без ачыклый алмадык. Аңлатмалар алырга дип Алмас Нәзировка шалтыраткан идек – ул ялда булып чыкты: аның кайчан эшкә чыгачагын район хакимиятендә әйтергә читенсенделәр.

Озак та узмый, Татарстан мәгариф министрлыгына Арча педагогия көллиятенә шикаять килә. Шикаятьтә Габдрахманов вазифаларын тиешенчә башкара алмый, коллектив таркала дип язылган була. Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов Габдрахмановны үзенә чакырта һәм гариза язып эшеннән китәргә тәкъдим итә. Наил Габдрахмановның “Ни өчен китәргә кушасыз соң? Ни гаебем бар?” дигән соравына министр: “Бернинди гаебегез юк, ләкин шулай кирәк” дип җавап кайтара. “Бернинди гаебем булмагач, эшемнән ник китим?” дигән сүзләр белән Габдрахманов мәгариф министры кабинетыннан чыгып китә.

Президентка язылган хат җавапсыз калды

“Без, көллият укытучылары, Наил әфәндене яклап президент Миңнехановка ачык хат та яздык. Аны 2011 елның декабрендә үк юллаган идек. Инде апрель уртасы. Ә президент аппаратыннан җавап һаман юк”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Арча педагогия көллиятендә эшләүче мөгаллимнәрнең берсе. Ул үзенең исем-фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде. “Зинһар, минем кем икәнлегемне язмагыз! Безгә әле монда яшәргә, эшләргә кирәк. Балаларны үстерергә кирәк. Җитәкчелек сезнең белән элемтәгә кергәнемне белеп алса, эшсез калачакмын”, диде ул.

Эльмира Сафина

Эльмира Сафина

Җитәкчелек дигәне – элек Арчаның 1нче санлы мәктәбендә мөдир булып эшләгән Эльмира Сафина. Хәзер ул Арча педагогия көллияте мөдире вазифаларын башкара. Наил Габдрахманов исә 2011 елның 30 декабреннән бирле сәламәтлеге какшау сәбәпле мәҗбүри ялда (“больничный”да) санала.

“Узган елның 30 декабрендә безгә мәгариф министрлыгыннан кешеләр килде. Алар министр Гыйлметдиновның Наил Габдрахмановны эшеннән азат итү турындагы боерыкны алып килгәннәр иде. Наил әфәнде исә бу боерыкка кул куймады. Ул 30 декабрьдән бирле “больничный”да санала. Ә канун буенча “больничный”дагы кешеләрне эшеннән азат итү мөмкин түгел”, дип сөйләде Арча көллияте мөгаллимнәренең берсе.

Шулай итеп, эштән куыла торган, ләкин һаман да куыла алмаган көллият мөдире инде дүртенче ай ялда. Март азагында аның урынына көллият мөдире вазифаларын башкаручы итеп Эльмира Сафинаны куялар.

“Күптән түгел ул мине һәм тагын берничә хезмәттәшемне үзенә чакыртып эштән китәргә кушты. Кая китик? Балаларны ничек үстерик?”, дип елый-елый сөйләде соңгы көннәрдә булган хәлләрне “Азатлык” хәбәрчесе белән элемтәгә кергән укытучы.

"Көллияттә тәртип"

Без Эльмира Сафинаның үзе белән элемтәгә кереп килеп туган вазгыятьне аңлатуын сорадык.

“Беркем дә эшеннән куылмый, көллият элек ничек эшләгән, алга таба да шулай эшләячәк. Наил Габдрахманов “больничный”дан чыгуга ук үзенең төп эшенә керешәчәк”, дип җавап бирде ул.

Татарстан мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте аңлатмалар бирә алмады. “Соравыгызны министрга хат язып юллагыз. Без җавап әзерләрбез”, диделәр. “Ә җавап кайчан булачак?” дигән сорауга җавап булмады.

6 апрельдә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре президент Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Бу хатта алар Наил Габдрахмановны эзәрлекләүне туктатуын сорыйлар. Хатка Җәүдәт Сөләйманов, Нәҗибә Сафина, Ләбиб Лерон, Данил Гыйниятов, Сания Әхмәтҗанова, Гөлнара Абаевалар кул куйган.

XS
SM
MD
LG