Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда ачлык тотучылар шартларын йомшартты [видео]


Әстерханда ачлык тотучылар шартларын йомшартты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Әстерханда ачлык тотучылар шартларын йомшартты

Бүген сайлаудагы хәрәмләшүләр мәсьәләсен караган Әстерхан өлкә думасында чыгыш ясап төбәк прокуроры Олег Дупак мэр сайлаудагы хәрәмләшүләр тавыш бирү дөрес узмады дип тануга нигез була алмый дип белдерде.

Бүген Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров сайлау көнендәге видеоларны карарга ризалашканнан соң, хәрәмләшүләр турында белдергән «Гадел Русия» партиясеннән Олег Шеин ачлык тоту шартларын йомшартты. Хәзер алар сок эчәчәк.

Әстерхан өлкә думасы утырышында чыгыш ясаган «Гадел Русия» башлыгы Сергей Миронов сайланган мэрга ышаныч белдерүне тикшерү өчен референдум уздырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG