Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты һәм премьерының керемнәре узган ел 3 миллион сумнан арткан


Русия президенты Дмитрий Медведевның узган елгы кереме 2010 елныкыкыннан әллә ни аерылмый. Бүген басылган керемнәр турындагы мәгълүматларга караганда, 2011 елны ул 3 миллион 400 мең сум акча эшләгән.

Президентның хатыны Светлана Медведева белән бергә 367,8 квадрат метрлы фатиры бар. Шулай ук Дмитрий Медведевның Русия банкларының 15 хисабында 5,1 миллион сум акчасы саклана.

«Новости» агентлыгы хәбәр итүенчә, яллап тору шарты белән ул 4,7 мең квадрат метрлы җир алган, моннан тыш 1948 елгы «Победа» ГАЗ-20 һәм 1962 елгы ГАЗ-21 машинасы бар. Президентның хатынында 1999 елгы Volkswagen Golf машинасына ия.

Русия премьер-министры Владимир Путинның узган елгы кереме 3 миллион 661 мең 765 сум булган. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 2 миллионга азрак. Ул вакытта премьерның кереме 5 милион 42 мең сум иде.
XS
SM
MD
LG