Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Татар-башкорт халкын милли бәйсезлек көрәшенә күтәргән Батыршаның (Габдулла Галиев) батырларча һәлак булуына быел 250 ел тула. Шушы уңайдан Чаллы ТИҮендә фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга милли хәрәкәте вәкилләре катнашты.


Конференциядә Батырша күтәрелеше белән бәйләп, бүгенге татарның Русиядә һаман кимсетүле карашта яшәүләре әйтелде, мисаллар да китерелде. “Саклаучы” сынын Болгарга куйдырмау турында үз фикерен әйткән Рамил хәзрәт Юнысны яклап та, Путинның татарны бетерүгә юнәлтелгән сәясәте хакында да, түбәтәй кигән егетләргә Чаллы урамында бәйләнүләр, татар китапханәләренең укучылары аз булуы, Казан һәм Чаллыдагы урысча исем йөрткән кайбер урамнарга Батырша исемен бирү турында да сүзләр күп булды.

Батырша күтәрелеше татарга нәрсә бирә?

Фәүзия Бәйрәмова тарихчы буларак, Батырша турында китаплар, язмалар бастырды. ТИҮдәге сөйләшүдә дә беренче булып сүз аңа бирелде.

Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар

“Батырша күтәрелеше татар халкын тулаем көчләп чукындырудан саклап калды. Бу күтәрелеш хакында ишеткән патшабикәнең коты чыга. Ул 1755 елның сентябрендә мәчетләрне җимермәскә дигән указ чыгара. Аның икенче указы – чукындырылмаганнардан салым алмаска, чукынмаганнарны чукынганнар өчен рекрут итмәү турында була. Кыскасы, хөкүмәт чигенергә мәҗбүр була. Шуннан соң гына мәчетләр салына башлый, татар бугазын кыскан тимер куллар йомшара. Патша Батырша мөрәҗәгатеннән, күтәрелешеннән уттан курыккандай курка.

Батырша күтәрелеше 20 еллар узгач Пугачев күтәрелешенә дә сәбәпче була. Чөнки Пугачев гаскәриләренең күбесе Батырша шәкертләре булган татарлар һәм башкортлар икәнен беләбез. Мәсгүт абый Гайнетдинов “Батырша – татар халкының азатлык фәрештәсе” дигән иде. Без дә Батыршага шундый ук бәя бирергә тиешбез”, диде үз чыгышында Фәүзия Бәйрәмова һәм кыйнап үтерелгән шагыйрь Эдуард Мостафинның Батыршага багышланган шигырен укыды.

Илдус Фәиз һәм Рамил Юныс хакында да сүз булды

Шушы җыенда Түбән Кама ТИҮ рәистәше Раиф Галиев мөфти Илдус Фәиз һәм Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс мөнәсәбәтләренә дә тукталды. Ул, аларның икесе дә халык тарафыннан яклауга лаек түгел, дип белдерде. Җыенны алып баручы Рәфис Кашапов Батырша турындагы сөйләшүдән читкә китмәскә дигән тәкъдим ясады һәм кыскача гына ни өчен Рамил Юнысны яклауларына аңлатма бирде.

Рәфис Кашапов (с) һәм Наил Нәбиуллин

Рәфис Кашапов (с) һәм Наил Нәбиуллин

“Илдус Фәиз Чаллыдагы имамнар – Идрис һәм Мәлик хәзрәтләрне дә алып ташларга омтылды. Без аларны саклап калдык. Сезнең Түбән Камага да килеп, кораллы кешеләр белән мәчеткә кереп, имамны куркытмакчы булды ул. Мөфти болай да Әлмәтне, Норлатны, Чирмешәнне туздырды. Илдус Фәиз артында ФСБ, прокуратура һәм эчке эшләр вәкилләре, республика җитәкчеләре тора. Без аларга чиста дин юлында булган имамнарны алырга юл куя алмыйбыз. Без күтәрелдек һәм Рамил хәзрәтне яклап калдык. Бу безнең соңгы 15-20 елдагы зур җиңүебез”, диде Рәфис Кашапов.

Биредә язучы Айдар Хәлим, татарны бетерү буенча Путин башлаган сәясәт эшли һәм ул дәвам итә дигән фикерен әйтте.

Түбәтәйгә һаман бәйләнәләр

Сөйләшү барышында “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да чыгыш ясады. Аның беренче сүзе Чаллыда түбәтәй кигән өчен бәйләнүчеләр булуы хакында иде. Аннан Батырша исемен зурлау чаралары хакында сөйләде.

“Чаллыга килеп төшкәч, яныма таза гына гәүдәле бер егет килде һәм “Я тебе советую снять тюбетейку” диде. Башта һушсыз калдым дияргә була. “Почему?” дип кызыксындым. “Мы в России живем” дигән җавап ишеттем. Мин аңа Татарстанда яшәвебезне искәрттем. Шуннан ул миңа матур гына итеп бармак күрсәтте. Полиция чакырачагымны белдергәч, миңа таба килә башлады. Бу күренешләрнең милләтара низаг тудыруын, моңа ике шаһит булуын белдергәч, теге бәндә югалды. Менә бит, түбәтәй аларга һаман тынгылык бирми. Шуңа да карамастан, эшебезне дәвам итәбез.

15 май – Батырша күтәрелеше көне

“Азатлык” яшьләре чыгарган календарь

“Азатлык” яшьләре чыгарган календарь

“Азатлык” яшьләре 2012 елны Батырша елы дип игълан итте. Аның рухын зурлау буенча төрле чаралар оештырырга исәплибез. Беренче чиратта без Батырша истәлегенә 12 мең данәдә ике төрле календарь чыгардык. Матди ярдәм булганда аның күләмен 30 меңгә җиткерергә тырышабыз. Бу календарьларда татар матбугатына язылуга өндәүләр дә бар. Башка чараларга килгәндә, Казандагы Ленин һәм Мулланур Вахитов һәйкәлләрен алып атып, алар урынына Олуг Мөхәммәт һәм Батырша һәйкәлләрен куярга дигән тәкъдим белән дә чыктык. Бу фикер зур шау-шу тудырды инде.

Батыршаны онытырга хакыбыз юк. Бу шәхесне зурлап Чаллыда зур гына концерт-чара оештырырга телибез. Вакыты һәм урыны әлегә билгесез.

Хәтер көне бездә ел саен уза. Әйе, татар елына бер тапкыр булса да елап алырга тиеш. Ләкин шатлык көне дә кирәк. Без шундый фикергә килдек: һәр елны 15 майны татар күтәрелеше елы дип игълан итәргә һәм чаралар оештырырга. 15 май – Батырша күтәрелеше башланган көн. Быелдан башлап бу көнне шатлык, горурлык хисләре, ватандар җырлар белән урам җыеннарына чыгарга тәкъдим итәбез. Быел ук Казанның Бауман урамында бу чараны уздырырга ниятебез бар”, дип белдерде җыенда Наил Нәбиуллин.

Һәйкәлләрне яклаучылар да бар

Наил Нәбиуллинның кайбер фикерләренә милли хәрәкәт вәкиле Дамир Шәйхразиев каршы булуын да белдерде.

Дамир Шәйхразиев

Дамир Шәйхразиев

“Мәскәү бар көчен җыеп татарга каршы эшли. Шушы вазгыятьтә Вахитов һәйкәле дә, тегесе дә калсын. Тарихи истәлекләрне җимермик. Җимерсәк, татар фашистлары дигән даныбыз бар дөньяга таралачак. Һәйкәлләргә, урам исемнәренә урын җитәрлек. Чаллыда гына да көн аралаш яңа урам барлыкка килә. Син энем, һәйкәл җимерү турындагы сүзләрне бүтән әйтмә, бу сәясәтегез дөрес түгел”, дигән фикерен әйтте Дамир Шәйхразиев.

Чаллыда булган сөйләшү азагында Рәфис Кашапов Казандагы Бауман урамын, Чаллыдагы Мәскәү проспектын Батырша исеменә алыштыру турындагы тәкъдимнәрне тавышка куйды. Әлеге тәкъдим сөйләшүдә катнашучыларның күпчелеге тарафыннан хупланды. Бер кеше битараф калды.

Шушында ук Зиннур Әһлиуллинга карата барган хөкем эше турында да әйтелде. 16 апрельдә дәвам итәчәк мәхкәмәдә татарларның күпләп катнашуы милләт файдасына булачак диелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG