Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ФСБсы Доку Умаровны Владимир Путинга һөҗүм оештыруда гаепләде


Русия ФСБсы Төньяк Кавказ сугышчылары башлыгы Доку Умаровны премьер-министры Владимир Путинга һөҗүм оештыруда гаепләде.

Әлеге карар турында бүген «Коммерсант» газетасы яза.

Һөҗүмне башкаручылар буларак шикләнелгән Адәм Осмаев белән Илья Пьянзин Украинада кулга алынган иде. Алар Умаров кушуы белән Путинга һөҗүм оештыруны әзерләргә Мәскәүгә китәргә тиеш булуларын таныды.
XS
SM
MD
LG