Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Гадел Русия» президенттан эчке эшләр министрын эштән җибәрүне сорый


Русия Дәүләт Думасындагы “Гадел Русия” фракциясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевны эшеннән җибәрүне сорап президентка мөрәҗәгать итте. Нургалиев бүген парламент алдында полициядәге реформа нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Депутат Геннадий Гудков Нургалиевка “Гадел Русия” фиркасе фикеренчә, реформаның барып чыкмавында нәкъ ул гаепле булуын әйтте. Бу хокук саклау оешмаларына гына түгел, ә гомумән хакимияткә ышанычны киметә, диде ул.

Эчке эшләр министрлыгында хезмәткәрләр мәсьәләсе һәм полиция реформасы турындагы бәхәсләр Казанның “Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаровны җәфалап үтерүдән соң артты.
XS
SM
MD
LG