Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Кол Шәриф тирәсендәге соңгы хәлләр мөфти Илдус Фәизнең абруен нык кына төшерде. Бөтен мөселман татар халкы бик яраткан, хөрмәт иткән шәхесне баш имамлыктан алып ярдәмче итү, ә икенчесен бөтенләй имамлыктан алу – бу инде үз халкыңа каршы бару була.


“Казан кирмәне” музей-тыюлыгы белән Татарстан мөфтияте арасында Кол Шәриф мәчетен уртак куллану турында килешү төзегәннән соң, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил Юныс вазифасыннан алынуы булды.

Мәчетнең баш имам-хатыйбы итеп Илдус Фәиз үзен билгеләде, Рамил хәзрәт Юныс исә фәкать аның ярдәмче имамы буларак кына калды. Әле бу гына түгел, Кол Шәриф мәчетенең халык нык яраткан икенче имамы Рөстәм Зиннуров бөтенләй эшеннән алынып, аның урынына Сөләйман Зарипов дигән кеше билгеләнгән иде.

Рамил хәзрәт Юныс үзе бу үзгәрешләр аны мәчеттән алу өчен эшләнелде дип белдерде. Менә бу хәлләр халыкка ошамады да инде. Рамил хәзрәт үзе бу үзгәрешләр белән, әлбәттә, килешмәде. Бәлки, килешкән дә булыр иде, әгәр дә Рөстәм Зиннуров урынында калса. Үзе бер интервьюсында аңлатканча, имамдашының эшеннән ни өчен алынуын да аңа аңлатып тормыйлар. Бәлки, биш тел белгәнгә аны вазифасыннан алалармы, әллә монда имам булып эшләр өчен бер тел дә белмәү кирәкме икән дигән риторик сорау бирде ул. Рамил Юныс ярдәмче имам гына булып калса, баш имам аны һәрвакыт кысрыклап торачагын һәм эшләргә ирек бирмәячәген, ахырдан, барыбер китәргә мәҗбүр булачагын да сизенгәндер ул. Шуңа күрә ул дәшми кала алмады.

Бу хәлләр мөфти Илдус Фәизнең абруен нык кына төшерде, ә бәлки бетергәндер дә. Бөтен мөселман татар халкы бик яраткан, хөрмәт иткән шәхесне баш имамлыктан алып ярдәмче имам итү, ә икенчесен бөтенләй имамлыктан алу – бу инде үз халкыңа каршы бару була. Юкка гына җомга намазына җыелган мөселманнар мөфтинең эшеннән вакытыннан алда китүен бертавыштан яклап тавыш бирделәр һәм бу турыда президентка хат юлларга булдылар. Гомумән, хәзерге мөфти кайда гына булмасын, нинди генә шәһәргә бармасын, шул җирдә талашлар, ызгышлар чыгу ниндидер бер тенденциягә әйләнде.

Кайберәүләр Кол Шәриф мәчете белән бәйле тавыш шул ук акча мәсьәләсенә килеп тоташа дип әйтер. Чөнки сәдәкалар бу мәчеткә аз керми. Ләкин дини мөрәсимнәр үтәгән өчен хәзрәтләр беркайчан да килгән кешедән бер тиен дә сорамыйлар, бернинди такса куймыйлар иде. Әгәр дә кемдер ышанмаса, биредә никах укыткан парлардан, сабыйларына исем куштырган ата-аналардан сорасын. Кешеләр үзләре сәдәканы ничаклы бирәсе килә, шуның кадәр бирә: кемдер 10 сум, кемдер 100 сум, ә кемдер хәтта 1000 сум. Шунысын да әйтергә кирәк: мәчеттә фотограф һәм видеооператор түләүле хезмәт күрсәтә. Менә аларның инде таксалары бар: 3000 сумнан башлап. Әмма аларның хезмәтләреннән файдаланырга беркем мәҗбүр итми, бу ирекле. Никахыбыз яки исем куштыруыбыз 10000 сумга төште дип әйтүчеләр шул түләүле фотолар һәм видеоларны кертеп әйтәләр дә инде. Әмма әйтеп кенә бетермиләр. Шуның аркасында төрле сүзләр тарала да инде.

Рамил хәзрәтнең һәр пәнҗешәмбе көнне дәрес бирүе миңа инде күптәннән мәгълүм булса да, беренче тапкыр аның дәресенә Кол Шәриф мәчете тирәсендә шау-шу купканнан соң барырга булдым. Дәресен ул бик матур итеп, гыйлем алу зарурлыгы турында сөйләүдән башлады. Шуннан соң ул мәчеттәге кадрлар алышыну белән бәйле булган үзгәрешләргә ишарә ясап, бар җыелган халыкны сабырлыкка, түземлеккә чакырды. Бар нәрсә дә Аллаһ кушуы буенча килүен һәм әгәр дә берәр нинди сынау яки авырлык килгән икән, ул вакытта һәрвакыт кеше булып калырга кирәклеген аңлатты. Мисал өчен, пәйгамбәребез Мөхәмммәднең үрнәк итеп алынырлык тормыш юлын китерде. Белгәнебезчә, Мөхәммәд пәйгамбәр бик күп авырлыклар, золымлыклар күрде, әмма беркайчан да яхшылыкка начарлык белән җавап бирмәде, түзде, сабыр итте, ахырдан, җиңүче булды. Мәккә шәһәрендә унөч ел буе мөшрикләр аны мәсхәрә кылалар, төрлечә мыскыл итәләр. Әгәр дә уйлап карасак, бу унөч ел 4745 көн була. Көн саен иртән торуга пәйгамбәр Мәккә кяферләре үзенә тагын нинди әшәкелек эшләрләр икән, дип уйлап йөргәндер. Ничек аның нервылары түзгәндер, дип тә ирексездән уйлап куясың...

Рамил хәзрәтнең дә дүрт көн буе нервысын ашыйлар. Бу пәйгамбәрнеке белән чагыштырганда бик аз вакыт, әлбәттә. Ләкин, аныкыннан аермалы буларак, нервада уйнаучылар ниндидер мөшрикләр түгел, ә мөселманнар бит. Бу дүрт көн эчендә хәзрәтнең нәрсәләр турында гына уйлап бетермәгәндер, чөнки ул дәресендә Мөхәммәд галәйһиссәламнең тормыш юлын хәзер икенче төрле аңлап, укый башладым, дип әйтте ул дәресендә.

Кеше барлык сынаулардан өстен булырга тиешлеген аңлатып, Рамил хәзрәт үзенең яраткан бер кыйссасын сөйләде: бер профессор бер кунакны көтә икән. Тегесе һаман килми дә, килми, ди. Шунда профессорның кечкенә оныгы бер агачка менеп, кунакның килгәнен күрә дә: “Бабай, кунагың килә!” дип кычкыра. Оныгы өстә булганга, профессор бабасына караганда күбрәк күрә. Шул рәвешле, кешегә бөтен начарлыклардан өстен булырга кирәк. Начарлыкка начарлык белән җавап бирергә ярамый. Бу сүзләрне Рамил хәзрәт кызу канлы шәкертләренә адреславы аңлашылды. Чөнки алар: “Без сезне яклап пикетлар оештырачакбыз, баррикадаларга чыгачакбыз, дип лаф ордылар. Хәзрәт бу сүзләрне ишетеп, халыкны хикмәт белән, гыйбрәтле кыйссалар китереп, халыкны бик тиз тынычландырды. Шуңа күрә дә, Кол Шәриф тирәсендәге хәлләр, чагыштырмача, тыныч узды.

6 апрельдә мөфти җомга намазына килгәч, аңа сүз бирделәр. Ул сүз башлауга, барлык җыелган халык дәррәү кубып аның сөйләмәвен, чыгып китүен таләп итә башлады, оят дип кычкырдылар. Шунысын әйтергә кирәк: иң беренче итеп алгырак рәттә утырган бер бабай мөфтигә “шайтан”мы, әллә “шайтан актыгы”мы (төгәл хәтерләмим) дип кычкырды. Шуннан соң аңа башкалар кушылды. Бу хәл нәрсә булып бетәр иде, әгәр дә Рамил хәзрәт вакытында халыкны туктатмаса. Ул: “Аллаһ ризалыгы өчен, тынычланыгыз, бисмилла әйтеп башлаган кешене бүлдермәгез”, дигәч кенә халык кычкыруыннан туктады. Монда да ул кирәкле, хикмәтле сүзләр кулланып, туган киеренкелекне бетерде.

Шунысы аңлашылмый: ни өчен Илдус хәзрәт Фәиз Мәрҗани мәчетен яуларга бармады икән? Чөнки гаетләрне шунда укыта иде бит. Моңарчы бөтен гает намазлары Кол Шәриф мәчетендә укытылып килсә дә, үзе мөфти булгач, Мәрҗани мәчетендә үткәрә башлады бит. Димәк, Мәрҗани төп, Җәмигъ мәчет булгач, мантыйктан чыгып, аңа шунда баш имам булырга кирәк булып чыга. Бәлки, Мәрҗани имамнары арасында мөфтигә көндәш булырлык кеше юктыр. Илдус хәзрәт Фәиз үзе дини белеме буенча фәкать мәдрәсә бетергән кеше. Тагын гарәп җирләрендә кыска вакытлы ниндидер курслар үткән, РИУда да укып йөргән дигән сүзләр бар. Ничек кенә булмасын дини белем, хикмәтле вәгазьләр сөйләү буенча Рамил хәзрәтне берничек уздыра алмый. Шуңа күрә үзеннән күп белүче имамнарга бәйләнәдер дигән, тәэсир калдыра.

Гомумән, Илдус Фәиз белән Рамил Юныс икесе капма-каршы кешеләр һәм төрле фикердә торалар. Ә мөфти башкача уйлаучыларны бер дә яратмый. Ул карап торышка да бик кырыс, хәтта диктаторлык сыйфатларына ия. Бервакыт Кол Шәриф мәчетендә сөйләгән бер вәгазендә демократия турында сөйләгәндә, исламда демократия юк, дип исбатларга тырышты. Аның фикеренчә, бөтен мөселманнар сукырларча имамнарына, мөфтиләренә буйсынырга тиеш. Рамил хәзрәт исә демократия исламның нигезе, дип өйрәтә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнән соң куелган хәлифәләр халык тарафыннан сайланып куелган. Гади генә мөселман хәлифкә үз сүзен әйтә алган. Соңыннан гына, хәлифәлек, ислам принципларына каршы килеп, атадан улга күчә башлый. Димәк, һәр имам фәкать халык тарафыннан гына сайланырга тиеш.

Гомумән, мөфти сайлау процедурасын үзгәртергә вакыт җитте. Ул уйланып бетмәгән шикелле: ачык тавыш белән сайланыла, барысы да кем-кемне сайлаганын күреп тора. Видеокамерага төшереп барсаң, соңыннан сайланган мөфтигә каршы булганнарны ачыклап, эшләреннән дә куарга мөмкин. Күбесе шуннан курка да инде. Сайлаулар гадел үтсен өчен, һәрвакыт ябык тавыш бирү булырга тиеш, бу турыда һәрберебез белә. Шулай ук сайлаучыларны сатып алу кебек очраклар да юк түгел. Мәсәлән, мөфти вазифаларын башкаручы һәм мөфтилеккә кандидат Илдус Фәиз сайлау алдыннан күп кенә мөхтәсибләргә чит ил машиналарын бушлай тараткан икән. Кем инде үзенә машина бүләк иткән кешене сайламыйча кала алсын. Әгәр безгә бирсәләр, без дә, әлбәттә, ике куллап сайлар идек. Машиналарны сайлаудан соң да таратып була иде бит, югыйсә.

Мөфтине имамнар гына түгел, бөтен мөселманнар сайласа, ничек яхшы булыр иде. Чөнки муллалар белән халыкның фикере туры килмәскә мөмкин. Халык яратмаган кешене муллалар дини җитәкче итеп сайласалар, Тукай үзенең шигырендә тасвирлаган шәхес барлыкка килүе, ихтимал:

“Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!”

Сүз уңаеннан, Госман хәзрәт Исхакый вазыйфасыннан киткәннән соң, интернетта халык сайлавы үтте. Сораштыру буенча, мөфти итеп иң лаеклы кеше итеп халык Рамил хәзрәт Юнысны сайлады. Шундый хәдис искә төшеп китте: “Үзе җитәкче булырга ашкынган кешене җитәкче итеп куймагыз!” Димәк, үзе мөфти булырга теләгән Илдус хәзрәтне түгел, ә мөфти булырга теләмәгән Рамил хәзрәтне мөфти итеп куярга кирәк булгандыр. Ул вакытта, Тукайча әйтсәк:

“Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт,” булыр иде.

Хәзерге мөфтинең бөтен бәласе шунда: ул башкача уйлаучылар белән уртак тел таба алмый. Мөхәммәд пәйгамбәр хәтта насаралар, яһүдиләр белән дә уртак тел таба алган. Ул Мәдинә шәһәренә күченеп килгәч, яһүдиләр аңа иман китермиләр. Ә алар бу шәһәрдә шактый күп яшәгән. Пәйгамбәр шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп: “Мәдинә халкы, сез бер өммәт,” дип дәшә. Хәтта яһүдиләрне дә мөселманнар белән бер өммәткә кертә.

Бер хәдистә түбәндәгечә сөйләнелә: бервакыт мәчеттә насаралар килеп керәләр һәм үз гыйбадәтләрен үти башлыйлар. Сәхабәләр, әлбәттә, аларның өстенә ябырылып, тизрәк куып чыгармакчы булалар. Шунда Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Тимәгез аларга, гыйбадәтләрен кылып бетерсеннәр,” – дип сәхабәләрен туктата.
Икенче хәдистә бер бәдәви мәчеткә кереп үзенең кече йомышын үти башлый. Ул вакытта мәчеттә келәмнәр җәймәгәннәр, намазларны комда укыган булганнар. Барлык сәхабәләр теге бәдәвине өзгәләп атар дәрәҗәгә җиткәннәр. Ләкин пәйгамбәр аларны шунда ук туктата, аңа тимәскә боера. Намаз беткәч, ул тегеңә тыныч кына алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата.

Бу хәдисләрдән аңлашылганча, Мөхәммәд пәйгамбәр бөтен кешеләр белән дә уртак тел таба алган. Менә бу сыйфат бүгенге көндә безнең дини җитәкчеләргә җитеп бетми. Кая анда башка диндәгеләр белән, бер динне тотучы имамнар, берүк пәйгамбәр артыннан баручы мөселманнар белән уртак бер фикергә килеп эшли алмыйлар. Татарстан диния нәзарәте бүгенге көндә нәкъ кадимчеләр хәрәкәтен хәтерләтә. Җәдиди карашлы дин әһелләрен үз урыннарыннан алып аталар, мәчетләрен тартып алалар һ.б. һ.б. Мөфтият бөтен мөселманнарны зомби кебек бертөрле генә уйларга, сукырларча буйсынырга мәҗбүр итмәкче була. Ләкин бу мөмкин эш түгел.

Рамил хәзрәт әйтмешли, бар кешене дә бер калыпка салырга ярамый, чөнки кешеләр төрле һәм төрле карашта торалар. ХХ гасырда бигрәк тә. Монда ниндидер экстремистик карашлар турында сүз бармый, әлбәттә. Андый карашларны Рамил хәзрәт һәрвакыт тәнкыйтьли.

Бервакыт Кол Шәриф мәчетендә Рөстәм хәзрәт Зиннуров мөселманнарның төрле карашта булырга хаклары бар, дип вәгазь сөйләгән иде. Шуннан соң аңа мөфтият ябырылды да инде, эшеннән алып атарга теләделәр. Шулай ук Чаллы имамы Идрис хәзрәт Галәветдинне дә алып атарга теләгәннәр икән. Тулырак мәгълүмат интернетта Идрис хәзрәтнең “Шикаять 2” исемле мәкаләсендә язылган. Барып кына чыкмаган. Ә күпме барып чыкканнары?! Аларны саный башласаң, мөфтиятнең акыллы имамнар белән эшли алмавына кат-кат инанасың.

Сүзебез Рамил хәзрәт Юныс хакында иде. Шунысын гына әйтеп тәмамлыйсы килә: Рамил хәзрәт үзенең белеме, холкы, сөйләү осталыгы, халык мәхәббәтен яулавы белән күпмедер дәрәҗәдә Ризаэддин Фәхретдинне хәтерләтә. Чөнки шундый хәдис бар: “Һәр йөз ел саен Аллаһ динне төзекләндерүче галим җибәреп торыр.” Нәкъ бер гасыр үтүгә килде дә ул җир йөзенә...

Айдар Гайнетдинов
Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG