Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:06

Европа берлеге Төньяк Кореяның ракета очырту тырышлыгын тәнкыйтькә тотты


Европа берлеге Төнья Кореяның уңышсыз төгәлләнгән ракета очырту тырышлыгын БМО иминлек шурасы резолюциясенә каршы килгән «куркыныч» һәм «какшата» торган чара дип атады.

Европа берлеге тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон нинди генә максатны күздә тотуына карамастан Төньяк Кореяның бүген ракета очырту тырышлыгы ул БМО иминлек шурасы карары нигезендә Пхеньянның үзенә алган халыкара җаваплылыкны бозуы булып торуын әйтте.

Эштон Төньяк Кореяны төбәктә киеренкелек тудырырга мөмкин барлык гамәлләрдән тыелып торырга чакырды. Ул Европа берлегенең башка халыкара партнерлар белән Корея ярымутравында тынычлык һәм тотрыклыкны озаграк вакытка сакларга булышачагына әзер булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG