Accessibility links

Кайнар хәбәр

iPhone һәм iPad-та татар телен куллану өчен әсбап эшләнде


Татарстанда iPhone һәм iPad-та татарча язу мөмкинлеген биргән яңа әсбап эшләнде. Ул шушы җиһазларда Twitter, Facebook кебек социаль челтәрләрне кулланучыларга татар хәрефләрен язу мөмкинлеген бирә. Әсбап IT-Effect төркеме тарафыннан эшләнгән, аны бушка Apple Store серверыннан алып була.

Әлегә iPhone һәм iPad-та татар хәрефләре тәкъдим ителми, анда бары тик чикләнгән сандагы телләрнең генә хәреф тамгалары кертелгән.

Бер ай элек Татарстанның элемтә министры Николай Никифоров Twitter-да, Татарстан хөкүмәте шушы җиһазларны чыгарган Apple ширкәте белән аларга татар хәрефләрен дә кертү мәсьәләсе хакында сөйләшүләр башлаячак, дип ышандырган иде.
XS
SM
MD
LG