Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида террорчыларга финанс ярдәм күрсәтүчене дүрт елга хөкем иткәннәр


Томски өлкә мәхкәмәсе террорчылыкта ярдәм иткән өчен Сөләйман Әсадуллинга дүрт ел төрмә җәзасы хөкеме чыгарды. Тикшерүчеләр белдерүенчә, ул Төньяк Кавказ сугышчыларына 112 доллар күчергән.

Әсадуллин 2010 елның гыйнварында интернет аша «Кавказ Әмирлеге» террор оешмасына финанс ярдәм тәкъдим иткән. Ризалык алудан соң, шул ук елның февралендә акчаны сугышчылар вәкиленә җибәргән. Әлеге акчаны алучының кем булуын тикшерүчеләр ачыклый алмаган.
XS
SM
MD
LG