Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Шеин һәм аның тарафдарларына теләктәшлек чарасы үтте


Әстерханда «Бердәм Русия» фиркасеннән шәһәр мэрына намзәт булган Олег Шеин һәм аның тарафдарларына теләктәшлек белдереп митинг һәм урам йөреше үтте. Каршылык белдерүчеләр менә бер айга якын ачлык игълан итеп, аны тотты.

Активистлар башта Советская урамында чара оештырды, ә аннан соң Иптәшләр бакчасына килеп митинг үткәрде. Кичә Әстерханга активистлар һәм оппозициядәгеләр килде. Алар арасында Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Гудков, Илья Яшин, Алексей Навальный һәм Ксения Собчак та бар.

Твиттерда бу чарада биш меңләп кеше катнашты һәм, бу санны кире кагып, килүчеләр күпкә азрак иде дигән хәбәрләр дә булды.

Каршылык белдерүчеләр 4 март көнне үткән сайлауда «Бердәм Русия» әгъзасы Михаил Столяров алдашулар юлы белән җиңде, дип әйтә. Алар яңа сайлау таләп итә.

Бүген бу митингка кадәр Столяров яклылар да үз чараларын үткәрде.
XS
SM
MD
LG