Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

“Балморал” лайнерында “Титаник” фаҗигасен искә алдылар


Бүген дөньяда “Титаник” һәлакәтенә 100 ел тулу уңаеннан чаралар үтә.

Британиянең круиз лайнеры “Балморал”да юлчылар һәм экипаж Төньяк Атлантикада моннан 100 ел элек “Титаник” баткан урында минутлык тынлык белән фаҗигагә тарыганнарны искә алды.

Шулай ук Белфаст шәһәрендә дә чаралар үтте. Һәлак булганнарның барысының да исемнәре язылган мемориал ачылды. Монда “Титаник” төзелгән булган.

1912 елның 14 апрелендә ул вакытта дөньядагы иң зур кораб Британиянең Саутгемптон шәһәреннән чыгып, океанда боз тавына бәрелеп, баткан иде. Ул вакытта барлыгы 1514 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG