Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулдагы һөҗүмнәрне талиблар үз өстенә алды


Әфганстан хакимияте Кабул үзәгендә кораллы бәрелешләр дәвам итүен белдерә. Шул ук вакытта көнчыгыштагы Нангарһар һәм Пактия вилаятләрендә атышлар тукталуы хәбәр ителә.

Илнең эчке эшләр министрлыгы ил буйлап һөҗүмнәрне “Хаккани” радикал төркеме оештыруны әйтә. Элгәре талиблар вәкиле Забихулла Мөҗәһит бу һөҗүмнәрне язгы түнтәрелешләрнең башы булуын белдергән иде. Мөҗәһит сүзләренчә, аңа әзерлек алдан башланган. Ул Британия, Германия илчелекләрен һәм НАТО көчләренең баш-фатирын Кабулдагы һөҗүмнәрнең төп хәдәфләре дип атады.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Кабулда берничә депутат парламент бинасын саклаучы иминлек көчләренә кушылды. Аны талиблар үз кулларына төшерергә тырыша.

Кабулдагы американ дипломатлары илчелек янында ук сугышлар баруын хәбәр итә.

Әфганстандагы НАТО көчләре илнең җиде районында һөҗүмнәр булганлыгын хәбәр итә. Әлегә һәлак булучылар һәм яраланучылар турында хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG