Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

Русиядә “Кыска көпшәле коралга хокукларны кире кайтару” чарасы үтә


Русиянең төрле шәһәрләрендә кыска көпшәле корал йөртүне легальләштерү таләбе белән чаралар узды.

“Коралга хокук” хәрәкәте активистлары теләгәннәрнең корал йөртергә хокукы булуын таләп итә. Алар фикеренчә, дәүләт үз ватандашларының иминлеген җитәрлек саклый алмый.

“Кыска көпшәле коралга хокукларны кире кайтару” чаралары Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Сарытау, Уфа, Волгоград, Түбән Новгород, Екатеринбур һәм башка шәһәрләрдә дә үтте.

“Коралга хокук” хәрәкәте, Русиядә 1917 елга кадәр булган, кешеләргә кыска көпшәле корал йөртү мөмкинлеген кире кайтарырга теләүләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG