Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур төбәгенең данлыклы гаиләсен котладылар


Рәфкать һәм Равилә Йосыповлар
Рәфкать һәм Равилә Йосыповлар

Оренбур җирлегенең Татар Каргалы авылында яшәүче сиксәнне ваклаган Рәфкать һәм Равилә Йосыповларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Авылның күркәм гадәте буенча 50 елдан артык бергә гомер иткән парларны авыл мәдәнияте йортында тәбрикләделәр.


Оренбур төбәгенең данлыклы гаиләсен татар җәмәгатьчелеге дә котлады.“Бүген Рәфкать белән Равилә Йосыповларның бриллиант туйлары” – Йосыповлар гаиләсен авылның мәдәният йортында шундый сүзләр белән каршы алдылар.
Равилә апа белән Рәфкать абыйның балачаклары сугыш елларына туры килә. Рәфкать абыйның әтисе Шәрифулла сугышта һәлак була, һәм тугыз балалы ятим гаиләнең мәшәкатьләре яшь егет өстенә төшә.

Кечкенә буйлы егет Кузбас шахталарында эшләп кайткач, аңа Равилә исемле бер матур кызны димлиләр. Ул да егетне кире какмый, ризалыгын бирә һәм үзенең сайлавында ялгышмый. Рәфкать һәм Равилә Йосыповларның горурлыклары – биш кызлары . Әлеге гаилә әгъзалары барысы да иҗади кешеләр. Алар төбәктә үткән “Алтын куллы оста”, “Халык иҗаты”, “Күпбалалы иң яхшы гаилә” бәйгеләрендә дә җиңүчеләр рәтендә булды .

Равилә апа 30 елга якын мәктәптә җыештыручы булып эшли. Рәфкать абый хуҗалыкта балта остасы да, терлекче дә, тракторчы да була. Ә кичләрен агачтан йорт җиһазлары ясаган. 86 яшьлек Рәфкать абый һәм 82 яшьлек Равилә Йосыповларга еш кына киңәшкә киләләр.
Равилә белән Рәфкать Йосыповларның кызлары
Равилә белән Рәфкать Йосыповларның кызлары


Олы яшьтә булуларына карамастан, алар барлык физик эшләрне дә үзләре башкарырга тырыша, яшәүнең кадерен белеп, дөньяның матурлыгын аңлап гомер итәләр. Рәфкать абый – бик шаян кеше: “Кем әйтә миңа 86 дип? Балалар миңа йөзгә кадәр яшәвемне телиләр, ә мин үземә тагын бер яшь куштым. Картлыктан качарга кирәк. Картлык мине өйдә тотмас, артымнан куып арыр”, дип шаярта ул.

Хәзер алар яшь чакларында үзләре төзегән бик матур йортта гомер итәләр. Гаилә башлыгы – күп һөнәр иясе, ишек алларында һөнәрханә, йорт түбәсендә Рәфкать абый ясаган очкыч. Рәфкать абый белән Равилә апа Йосыповларның күп һөнәрләре оныкларына күчкән: рәсем ясау, мамык шәлләр бәйләү, балта остасы эшләре, җырлау..... Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Оренбур төбәге өчен , әлбәттә , бу хәл сирәк күренеш түгел. Шулай да, беренче тапкыр алты яшендә кулларына энә алган Рәфкать абый, бүгенге көндә дә бәйләүне үз итә. Бәйләүчеләр эшен җиңеләйтү максатыннан ул күп җиһазлар булдырган. Боларны оста барысын да үз кулы белән төзегән һөнәрханәдә эшли . Ә менә шәл бәйләүдә останың киңәшчесе – хатыны. Аз сүзле Равилә апага тыйнаклык хас.

Бу гаиләдә хезмәтне хатын-кызныкына , ирләрнекенә аермыйлар.Ул авылдашларыннан бәйли белгәнен бервакытта да яшермәгән. Алар Равилә апа белән бергәләп бәйлиләр. “Эш нәтиҗәсен тиз арада күрәсем килә.Шәлләр озаграк бәйләнә. Шуңа күрә без хәзер хезмәтне бүлештек: хатын – шәлләр, мин оекбашлар бәйлим”, ди оста . Элек һөнәр остасы авылдашларына зур йортлар төзегән булса, бүген ул бу йортларны уенчык итеп эшләп, күрше балаларына, туруннарына бүләк итә.

Ат җигеп язылышырга барганда арбалары авып, яшьләр җиргә егылган. Әлеге хәлне дә яхшыга юраганнар. Чыннан да, бу гаиләне бәхет урап узмый. Алар бүгенге көндә дә балаларын бергә туплап, үзара дуслыкта яшәргә өйрәтәләр.

Бу гаилә бәйрәме белән балалары һәм туганнарыннан башка, хөрмәткә лаеклы гаиләне авылдашлары да котлады. Әлеге котлауларга авыл җитәкчеләре дә кушылды.

Кызлары Мөнирә гаиләләренең шәҗәрәсен төзегән. Ике ел хезмәт нәтиҗәсе – җиде буынга кадәр 490 кеше исемен теркәү. Алар тумышлары белән барысы да Каргалы авылыннан. Беренче шәҗәрәләре яфраклы агачны хәтерләткән булса, хәзергесе чын генетиклар язмасына якын. Шунысы кызыклы: әлеге шәҗәрәдә исемнәр бер дә кабатланмый.

86 яшьлек Рәфкать абый Йосыпов озын гомернең яшәү серләрен дә чиште, алар бик гади: “Кешеләрне яратырга кирәк, ә гаиләдә бер-береңә юл куя белергә кирәк”, ди ул.
Туганнар белән
Туганнар белән
XS
SM
MD
LG