Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран уран баетудан баш тартырга җыенмый


Иран тышкы эшләр министры Али Әкбар Салеһи
Иран тышкы эшләр министры Али Әкбар Салеһи
Тышкы эшләр министры Али Әкбар Салеһи Иран уран баету хокукыннан баш тартмаячак, дип белдерде. Шул ук вакытта Тәһран бу эшне ничек оештыру турында сөйләшүләргә әзер, диде. Иранның атом программасы турында чираттагы сөйләшүләр Багдадта 23 май көнне үтәчәк.

Шимбә көнне БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъза илләре һәм Германия вәкилләре Истанбулда очрашып Иранның атом программасы турында сөйләште. Европа Берлегенең тышкы мөнәсәбәтләр вәкиле Кэтрин Эштон бу очрашу файдалы булды, диде.

Халыкара җәмәгатьчелек Иранның атом коралы ясамавына дәлилләр тели. Тәһран үзенең атом программасының бары тик тыныч максатларында эшләнүен белдерә.
XS
SM
MD
LG