Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда башкорт милли тормышы җанланырга тора


сөйләшүне Казан башкортлары корылтаеның рәисе Рәиф Тукташев ачып җибәрде
сөйләшүне Казан башкортлары корылтаеның рәисе Рәиф Тукташев ачып җибәрде

Атна азагында Казанда башкорт сөйләме, башкорт җырлары яңгыраган кызыклы чаралар узды. Халыклар дуслыгы йортында Казан башкортлары корылтае оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Башкортстанның абруйлы вәкиллеге, Чаллы, Түбән Кама, Самар башкорт оешмалары җитәкчеләре катнашты, төштән соң Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар Татарстан халык рәссамы Абрек Абзгильдинның Казан Кирмәнендә ачылган күргәзмәсендә булды. Кичен Актерлар йортында Казан башкортлары корылтаеның тәкъдим итү кичәсе үтте.

Татарстан башкортларының республика оешмасы әле 10 элек булдырылган иде. Чаллыда, Түбән Камада һәм Зәйдә, Саба районында башкорт җәмгыятьләре әүзем эшләп килә. Әмма Казанда яшәүче башкортларның рәсми оешмасының булмавы һәрвакыт сизелеп торды.

Узган елның ахырында бер төркем Казан башкортлары үзләренең оешмасын юстиция министрлыгында теркәп, эшкә керештеләр. Халыклар дуслыгы йортында ачылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүне Казан башкортлары корылтаеның рәисе Рәиф Тукташев ачып җибәрде. Ул Оренбур өлкәсенең Юлтый авылында туып үскән, озак еллар КДУның профсоюз комитетында хезмәт иткән, Татарстан экология министрлыгының хокук бүлегендә эшли.

Рәиф әфәнде Казанда 1989 елда атаклы рәссам Рәшит Имашев җитәкчелегендә оешкан “Башкорт йорто” оешмасын искә алды. Кызганычка, Рәшит Имашев вафат булганнан соң “Башкорт йорто” үз эшен туктатып торды. “Без хәзер шушы эшне яңадан торгызабыз, - ди Рәиф Тукташев. - Рәшит Имашев кебек абруйлы, талантлы, югары мәдәниятле һәм милләтпәрвәр шәхеснең эшен дәвам иттерәчәкбез.”

Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Бу эшкә алынган инициатив төркемгә Самарадан Казанга күчеп килгән Сания Ногманова заманында "Ыргыз" дигән башкорт журналын оештырып, аның баш мөхәррире булган. Хәзер ул “Центр Стройиндустрии” фирмасын җитәкли, Халыклар йорты оештырган чараларда катнаша. Җырчы, композитор, педагог Фәнилә Хәбирова башкорт якшәмбе мәктәбендә эшли. Бу төркемгә керүчеләр арасында фольклор ансамблендә җырлаучы Әлфия Гыйлфанова да бар. Агымдагы эшләрдә Башкортстанның Учалы районында туып үскән Тимур Алибаев җитди ярдәм күрсәтә. Тимур әфәнде элегрәк Татарстан президенты аппаратында эшләде, соңгы елларда ул Казан шәһәренең Яңа Савин районын җитәкли.

Казан башкортларының башлангычын Башкортстанның рәсми һәм җәмәгать оешмалары күтәреп алган. “Түгәрәк өстәл”дә дәүләт чиновниклары - Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Руслан Бикимбетов, Башкортстанның мәдәният министрлыгы вәкиле Илдар Киреев, Уфа шәһәре администрациясе вәкиле Зөлфия Ханнанова, мәгариф министрлыгы вәкиле Фәния Сынбулатова катнаштылар. Башкортстан галимнәре, җәмәгать оешмалары Казан башкортларының тормышына зур игътибар бирә. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә иң саллы чыгышны Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов ясады. Аның белән бергә гомумбашкорт оешмасының Башкарма комитетының бүлек мөдире Рәисә Гайфуллина да килгән иде.

Сулдан уңга: Нинель Юлтыева, Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм Абрек Абзгильдин (артта)
Сулдан уңга: Нинель Юлтыева, Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм Абрек Абзгильдин (артта)
Бу сөйләшүдә Татарстан һәм Башкортстан, татар һәм башкорт хезмәттәшлеге заруриятенә аеруча зур басым ясалды. Ике республика президентлары (халыкта аларны “ике Рөстәм” дип йөртәләр) имзалаган килешү яңа мөмкинлекләр ача. Милли эшләрдә халыкның активлыгы, иҗтимагый энергия бигрәк тә мөһим. “2-3 кешелек оешма булдырып, бөтен милләт исеменнән җитәкчеләрнең сөйләп йөрүе генә җитми. Һәр шәһәрдә һәм районда, һәр авылда һәм мәхәлләдә милли оешма булса һәм агымдагы эшләр кайнап торса гына, зур милли берләшмәләр яши ала”, диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов. Ул ике республиканың федерализмны яклауда уртак максатлары турында әйтеп, Тукайның “Тотса мәскәүләр якаң” шигырен искә алды.

Хуҗалар ягыннан чыгыш ясаган Сәгыйть Жаксыбаев, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары, Казан башкортлары корылтаена кирәкле ярдәм булачагына ышандырды.

Казан белән танышу, Татарстан халык рәссамы Абрек Абзгильдин белән очрашудан соң яңа оешманың иҗат җимешләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтү бигрәк тә кызык булды. Рәиф Тукташев кичәгә үзенең авылдашы, башкорт әдәбиятының классигы Даут Юлтыйның кызы, атаклы балет остасы Нинель Юлтыеваны да чакырган. Узган елда 85 еллык юбилеен үткәргән Нинель ханым сәнгать аксакалы, милләт һәм иҗат эшләрендә терәк булырлык.

“Карауан-Һарай” төркеме кичәдә илһам биреп торды
“Карауан-Һарай” төркеме кичәдә илһам биреп торды
Актерлар йортында үткән мәдәни кичәдә Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтовның тәбрик хаты Казан башкортларын тапшырылды. Җыелучылар барысы да яшь оешмага уңышлар теләде. Түбән Кама башкортлары җитәкчесе, Татарстан башкортлары корылтае рәисе урынбасары Гали Хәсәнов котлау сүзләрен курайда матур көйләр уйнап, бу кичәне бизәде. Казанда укучы башкорт яшьләре, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады, Уфа кунаклары да талантларын күрсәтте. Атаклы “Карауан-Һарай” иҗат төркеме бу кичәгә җыелучыларның милли үзаңын көчәйтерлек куәт һәм илһам бирде.

Концерт ахырында залда утыручы Казан башкортлары һәм Уфа кунаклары бергәләшеп биеп тә алдылар. Шулай итеп, Казандагы башкорт милли тормышы яңа сулыш алып, тагын җанланып китәргә тора.
XS
SM
MD
LG