Accessibility links

Төньяк һәм Көньяк Америка саммиты каршылыклар белән тәмамланды


Якшәмбе кич Колумбиянең Картахена шәһәрендә Төньяк һәм Көньяк Америка дәүләтләре саммиты тәмамланды. Очрашу барышында тарафлар кайбер мөһим мәсьәләләрдә килешә алмады.

Аргентина президенты Кристина Фернандес де Киршнер Фолкленд утраулары мәсьәләсендә Аргентина белән Британия арасында булган бәхәстә саммитта катнашучыларның Аргентинаны яклаудан баш тартулары сәбәпле очрашуны ташлап чыгып китте.

Утраулар Көньяк Америка ярларыннан 483 чакрым, Британиянең диңгез арты территориясе булган Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утрауларыннан 1080 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә утраулар Британиянеке булып санала, ләкин Аргентина аларга шулай ук дәгъва итә.

Каршылыклар тудырган икенче бер мөһим мәсьәлә исә киләчәктә саммитка Куба вәкилләрен чакыру мәсьәләсе булды. АКШ һәм Канада, саммитта демократик илләр генә катнаша ала, дип моңа каршы чыкты. Куба тирәсендә туган каршылыклар сәбәпле саммитта уртак декларация кабул ителмәде. Бары тик Колумбия сөйләшүләрнең нәтиҗәсе турында белдерү кабул итте.
XS
SM
MD
LG