Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брейвик: Норвегияне мөселманнардан сакладым [видео]


Норвегиядә Брейвик мәхкәмәсе башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

Норвегиядә Брейвик мәхкәмәсе башланды

Узган елның июль аенда Норвегиядә 77 кешене үтерүен таныган Андерс Брейвик Ослода мәхкәмә утырышы вакытында үз гаебен танымады, бу һөҗүмнәрне ул үзен саклау максатыннан башкарганын белдерде.

Аннан алда исә Брейвик Норвегия мәхкәмәсенең “күпмәдәниятлелек” яклы булган хөкүмәт белән бәйле булуы сәбәпле аның кануныйлыгын танымавын белдергән иде.

Аның сүзләренә караганда, һөҗүмнәр “Норвегияне мөселманнардан саклар өчен” кирәк булган.

Андерс Брейвик Осло үзәгендә куйган бомбада сигез кеше шартлап үлде. Шуннан соң ул социал-демократларның Утойя утравындагы яшьләр лагеренә барып 69 кешене атып үтерде. Брейвик шул көнне үк кулга алынды, аңа террор гамәле һәм кешеләрне күпләп үтерүдә гаепләү белдерелде.

Башта психиатрия тикшерүе аның хаста булганын белдерде, әмма өстәмә тикшерүләрдән соң Брейвикның рухи яктан сәламәт булганы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG