Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Кол Шәриф шау-шуына ваһһаби тарихыннан чыгып карау


Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете

Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете

6 апрель җомга көнне Кол Шәриф мәчетендә берничә шәһәрдән килгән ваһһабилар, Чаллы милли активистлары, Хизбут-Тахрир һәм башка шундый маргиналлар үз имамнарын яклар өчен җыелып шау-шу чыгарды. Мөфти чыгыш ясаганда алар Мөхәммәт пәйгамбәргә сүз әйтергә ирек бирмәгән мөшрикләрдәй кул чаптылар, сүгенделәр, кычкырдылар, акырдылар, бакырдылар – гомумән әдәпсезлекләр кылдылар. Кайбер аңламаучылар "Аларның ни начарлыгы бар соң?" диләр. Кешеләр халкыбызга нинди хәвеф-хәтәр янаганын белергә тиеш.


Башта шуны ачыклыйк – ваһһабилык ни ул? Кайберәүләр аны намаз кылганда кулларны күкрәктә тоту, ә аякларны киң итеп кую, тәкъбир саен кулларны өскә күтәрү дип кенә аңлый. Юк шул, ул гына түгел, бу гамәлләр хәнәфи булмаган чын традиционалистларга да хас.

Ләкин шулай ук, безнең җирлегебездә бу күренеш хәнәфи мәзһәбен инкяр иткән ваһһабиларга да хас. Кеше кая гына бармасын, шундагы гадәтләрне вә шундагы дини традицияне ихтирам кылып шул мәзһәп нигезендә намаз кыла. Бу – тышкы күренеш, фикхи гамәл турында. Кулны, аякны ничек куясы, бармакны селкетәсеме, борасымы, селкетмисеме, "Амин"не кычкырып, йә тыныч, йә үз эчеңнән әйтәсеме – болар барысы да фикһ.

Бәхәс бу тышкы билгеләр турында түгел, ләкин гакыйдә мәсьәләсендә, кешеләрнең әдәбе, тәрбия, холкы турында. Менталитет дигән төшенчә бар, гарәпләргә үз менталитеты хас, фарсыларга – икенче, төрки халыкларга – өченче. Мөхәммәд пәйгамбәрне Аллаһ Тәгалә юкка гына шул чордагы иң пычрак, иң бәгырьсез, иң вәхши халыкка җибәрмәгәндер инде.

Пәйгамбәребез "Ий хәсрәт бу Исламдагы бөтен бәла булган гарәпләргә" дип әйтеп калдырган. Гарәпләр Мөхәммәдкә "Безнең җирлегебезгә дога кылчы" дип мөрәҗәгать итеп карагач, пәйгамбәр гарәп илләренә һәм өлкәләренә дога кылган, ләкин "Аннан шайтан чыгыр дип" Нәҗд чүлен догасыз калдырган (XVIII-нче гасырда Нәҗд чүленнән ваһһаби чире чыкты – Мөхәммәд ибн Гәбделваһһаб һәм аның кияве, киләсе Нәҗд әмире Мөхәммәд ибн Согуд. Болар ваһһаби булмаган мөселманнарны кәфер дип йөрткән). Рәсүлебез бәдәви артыннан намаз да кылмаска кушкан.

Борын-борынгыдан бу бәдәви кабиләләр чүлне үзара бүлешеп шуннан үткән кешеләрне талый һәм үтермәс өчен акча даулый торган булганнар. Татарда Сабантуй алдыннан сөлге җыйган кебек Госманилар дәүләтендә дә һәр ел саен хаҗ сәфәре Хәлифәтнең мәркәзе булган Истанбулдан башланып киткәндә, шәһәр урамнарыннан акча җыеп йөргәннәр – чүлдән үткәндә бәдәвиләргә түләр өчен.

Түләмәсәң бәдәвиләр юлларны япканнар, хаҗиларны уздырмаганнар, талаганнар, шул хаҗ вакытында гына алар еллык акча җыеп калганнар. Һәрбер хаҗины госманлы гаскәре саклый алмау сәбәпле, Госманлы дәүләте аларга шулай итеп акча түләп торган. Бу – мөселман бәдәвиләр турында сүз. Әллә нинди ушкуйниклар турында түгел, ә намаз укучы бәдәви мөселманнар турында.

XX гасыр башында гарәп чүлләрендә яшәгән бәдәвиләр арасында британ агентлары эшли башлый. Шуларның берсе – Томас Лоуренс (Гарәпстан Лоуренсы), ул Хиҗаз бәдәвиләре белән дә, Нәҗд бәдәвиләре белән дә сәяси уеннар башлап җибәрә. I Бөтендөнья сугышы беткәч Госманлы дәүләте җимерелә, берләшкән инглиз һәм гарәп гаскәрләре Госманлы төрек көчләрен Мисырдан алып Халәб-Адана якларына кадәр ыргытып ташлыйлар.

Хиҗаз дәүләте оеша һәм шул вакытта ваһһабилар активлашып Хиҗазны басып алалар, Таифә шәһәрен канга батыралар. Хиҗазда идәрә иткән Хашимит гаиләсе британ оккупациясе астында яткан Үрдүнгә һәм Гыйракка чыгып кача. Әмма Гыйракта да бераздан армия офицерлары аларны куып чыгарып, республика иглан итә.

Госманлы дәүләте җимерелгәч Тунистан алып Гыйракка кадәр кан ага башлый, һаман да бетмәгән зур янгын башлана. Ул вакытта вакытлы бер түнтәрелеш уты итеп кенә күренгән ут гасырга сузылган олуг фетнә булып чыкты. Күптән түгел генә әле Хиҗазны басып алган ваһһабилар Мәккә-Мәдинәләрдә бик күп сәхәбәләрнең йортларын һәм кабер ташларын җимереп аттылар. Мең елдан артык торган Хәдичә йортын җимерделәр – шул йортта Мөхәммәд пәйгамбәребезгә Коръән иңә башлаган иде. Шул йорт урынына бәдрәф төзелә.

Дин бозылмасын өчен шәригатьне рәткә китереп, аны саклар өчен ясалган мәзһәпне, иң чиста, иң сәхих хәдисләрне туплаган мәзһәпләрне "тыңламагыз!" диделәр. "Иҗтиһад капулары һәрбер кеше өчен ачык" дип, галимнәрнең тырышлыкларын юк итеп, шул галимнәргә тәкълидне инкяр иттеләр. Димәк, хәзер һәрбер чашкан, йә надан бәндә Коръәнне үзенә ничек кирәк шулай итеп аңлый алачак имеш. Руми, Газәли, Кол Шәриф кебек кешеләр ваһһабилар өчен кәфер.

Мөселманнар арасында иң кырыс халык гарәпләрдер, аларның кырысы – бәдәвиләр, аларның иң кырысы – Нәжд чүле бәдәвиләре. Бөтен дөньяга ваһһабилык чирен тараткан Согуд Гарәпстаны дәүләте, аның идәрә итүче династиясы һәм "Чиста Ислам" идеологиясе шул Нәҗд чүленнән чыккан. Аларда күбесенчә Әхмәд бин Хәнбәл мәзһәбе таралган, кырыс булган Хәнбәли мәзһәбе бу бәдәвиләргә бик туры килгән кебек. Ләкин үзләрен "сәләфи" дип йөрткән ваһһабилар хәнбәли генә түгел ич, алар безнең гакыйдәбезне, Матуриди-Әшгари гакыйдәсен инкяр итәләр. Бу гына түгел. Үзләренең агрессивлыгын, үзләренең катылыгын һәм наданлыгын дингә дә кертеп әдәпсезлек кылалар һәм шуңа бөтен дөньяны өйрәтеп яталар.

Шул элек-электән фетнә хуҗалары булган һәм хәзер нефть аркасында шәһәрләргә җыела башлаган бәдәвиләр (Согуд Гарәпстаны чүлендә халык саны 10-20 ел эчендә бер миллион кешегә җиткән шәһәрләр бар) нинди нәрсәгә өйрәтә алалар соң? Ибн Таймия, Ибн Каюм аль Җәүзи, Мөхәммәд Габдүһ (Абдо), Җәмәлетдин Әфгани, Йосыф Кардави кебек ваһһабилар һәрвакыт безне мәзһәпләрдән арынып, гакыйдәләрне бутап бозып бәдәвиләштерергә өндәделәр. Нигә китерә ала бу?

Хискә бирелгән гарәпләр нык уйлап фикер йөрткән төркиләрне үзләренең идеологияләренә өйрәтә алырлармы? Берничә ел элек Кардави Израил белән хезмәттәшлек иткән иң алдыңгы һәм уңышлы ширкәтләрнең товарларын алмаска кушкан иде. Хәзер исә Русия товарларын да алмаска куша. Бу Согуд Гарәпстаны вә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бәдәвиләре үзләре нефть энәсендә яшәп берни дә җитештермиләр һәм уйлыйсылары да килми, җитештерәселәре дә килми, башкаларны да шуңа өйрәтмәкче.

Таулар арасында яшәгән нефтьсез Төркия боларның әкиятләрен ишетми дә кебек, әлбәттә дөрес эшли. Ә менә башка гарәп илләренең шактый халыклары ваһһаби идеологияларны кабул итә. Безгә дә килеп җитер микән инде бу кыргый ваһһаби чире?

Нефтькә ышанып дөньяга төкереп яту чиренең тарихы бар – кайчандыр Госманлы дәүләте Европада технология өлкәсендә иң алдынгы ил булган, шуңа күрә коралы да иң көчле, иң алдынгы булган. Европа илләре читтән шуны өйрәнеп әкерен-әкерен узып, Госманлы дәүләтен җимерергә булалар. Җимерер алдыннан Госманлыларны фәннән арындыралар, чистарталар, мәзһәпсезлек идеологиясен күтәреп чыккан Әфгани, Габдүһ (Абдо) "Уку йортларында фәннәр кирәкми, дини гыйлемнәр генә кирәк" дип шул фикерне күтәреп чыгалар. СССР һәм Русия мисалын китереп буладыр – уку йортларын һәм фабрика-заводларын зәгыйфьләндерергә күп кирәкми, Госманлы дәүләте Европаның зур импортерына һәм агроэкспортерына әверелә. Мондый дәүләтне бәрергә күп кирәкми, Африкада һәм Балканда булган сугыш Госманлы дәүләтен нык кечерәйтә, 1918 елда ул черегән имән кебек бөтенләй җимерелеп төшә.

Кол Шәрифтә булган шау-шудан соң "Тимерне кызуында сук" әйтемен раслап элекке мөфти тарафдарлары Татарстанда аерым мөфтият терки башлаган. Шунда ук Чаллының мәгълүм имамы уянып, махсус хатында үз дустын яклып чыкты. Бу компаниянең түгәрәкләшүе өчен Әлмәт һәм Теләченең элекеге мөхтәсибләре генә җитми. Альтернатив мөфтияткә (ваһһаби мөфтияткә) төзелергә ирек бирмәсәләр дә, Татарстандагы ваһһабилык без татарның юашлыгына нигезләнеп уяна башлады.

Бу хәтәр янгын утын хәзер үк сүндермәсәк, Дагыстанда булган вакыйгалар, терактлар һәм кеше үтерүләр Татарстанга да барып җитәчәк.

Наил Сафиулла
блоггер, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG