Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Мәскәүдә бу көннәрдә милли театрлар фестивале уза. Бу фестиваль оешканга инде тугыз ел. Мәдәният департаменты каршында оешкан фестивальдә үзешчән театрлар белән берлектә һөнәри театрлар да катнаша.


Фестиваль кысасында Мәскәүнең ике үзешчән татар театры – Диләфрүз Дежурова җитәкчелегендәге 25 еллык тарихы булган “Диләфрүз” театры һәм Тәнзилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге “Газиз” театр студиясе дә жюри игътибарына үз спектакльләрен тәкъдим итте. “Диләфрүз” театры Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” сәхнә әсәрен узган шимбәдә күрсәтте, якшәмбе көнне тамашачылар мәдәни үзәктә “Газиз” студиясе куйган Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану"ын карады.

Оештыручыларның берсе булган Вера Федорченко бу фестиваль хакында сөйләп болай диде:

“Мәскәүдә милли театрлар күп. Быелгы фестивальдә 19 театр катнаша. Алар арасында һөнәри театрлар да бар. Шуларның берсе – “Ромэн” чегән театры. Шулай ук беларус, әрмән, литва, хәтта көрт телендә уйнаган театрлар да бар.
“Галиябану” спектакленнән күренеш. Рольләрдә - Рафаэль Закирҗанов һәм Фирдавес Гатина

“Галиябану” спектакленнән күренеш. Рольләрдә - Рафаэль Закирҗанов һәм Фирдавес Гатина



Әрмәннәр үз телләрендә генә түгел, сәхнә әсәрләрен рус һәм француз телләрендә дә күрсәттеләр. Телләрен аңламасак та, без артистларның уеннарына игътибар итәбез. Ләкин татар теле әле барыбер безгә якынрак, без татарларның кайбер сүзләрен аңлыйбыз”, диде ул.

Вера Федорченко үзешчәннәр арасында профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар да бар дип тә әйтте. Фестиваль тәмамланганнан соң, театрлар алган урыннарына карап, лауреат дипломнарына лаек булачак.

Ә менә Мәскәү тамашачылары үз фикерләрен шунда ук әйттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, ул көнне мәдәни үзәкнең тамаша залы шыгрым тулы иде.

Тамашачыларга артистларның уйнаулары да, яхшы итеп җырлаулары да бик охшаган. “Галиябану” спектаклендә җырлар бик күп. Галиябануны уйнаган Ильнара Латипова, Хәлилне уйнаган Нияз Фәесхановга пьесадагы җырларны Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина өйрәткән. Шулай ук Бәдри ролен башкарган Рафаэль Закирҗанов, Галимәбану ролендәге Фирдәвес Гатина да рольләрен бик оста башкарып, җырлый белү осталыкларын да күрсәттеләр.
Тамаша тәмам

Тамаша тәмам



“Газиз” театры “Галиябану”ында яучы карчык та җырлый. Ул рольне бик оста итеп Нурҗидә Сәлахова башкарды. Авыл яшьләре булып уйнаганнар да биюдә, җырда үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар өчен дә махсус биюгә өйрәтүче чакырылган булган. Шулай ук спектакль өчен костюмнар да махсус тегелгән иде. Тик менә ирләр киемендәге сәдәфләрнең икенче якка тегелгән булуы жюрида сораулар тудырды. “Татарларда сәдәфләр киресенчә тагыламыни?” дип сорадылар алар. Телне бик яхшы аңлап бетермәгән жюри артистларның киемнәрендәге нечкәлекләренә кадәр игътибар белән карап утырган икән.

Тамашачылардан олы яшьтәге Наҗия апага да спектакль бик охшаган. “Бигрәк матур уйнадылар, элек бу Галиябануны безнең авылда укытучылар уйный торган иде, болар да кимен куймадылар, яшьләр дип тә әйтмәссең”, диде ул. Тагын бер тамашачы – Марс әфәнде ул үзе дә спектакльләрдә катнашып йөргән кеше, Мәскәүдә һөнәри театр оештырырлык артистларыбыз бар дип саный. “Алар Казанга җыена дип ишеттем, бәлки анда баргач күреп тә, өйрәнеп тә кайтырлар, аларга ярдәм кирәк”, диде ул.

Әхмәт Галимов мондый классик зур әсәргә алынмаска иде дигән фикердә. “Чөнки “Галиябану”га зур театрлар да алынырга курка. Монда таләп бик югары булырга тиеш. Аннан соң шунысы да бар, җырлар матур, әйбәт җырлыйлар, тик гармун тавышы булмау спектакльне бераз төшерде”, ди Әхмәт абый. “Шулай ук сүзләрнең аермачык итеп әйтелмәве, кайбер артистларда дикциянең начар булуы да әле артистларга күп итеп эшләргә кирәген күрсәтә”, диде ул.

Тамашачылар артистларны алкышлар белән каршы алды, чәчәкләргә күмеп озатты.
Тамашачылар

Тамашачылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG