Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Татарстан 2020 елга кадәр дуңгыз үрчетүне арттыру програмы нигезендә эшли. Түбән Кама районы да бу эштә сынатмаска тырыша.

Азатлык радиосы Татарстанда татар авыллары янында дуңгыз фермалары төзеп, анда яшәүчеләрнең дуңгыз карауга җәлеп ителүе турында мәкалә әзерләгәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да сораулар юллады. Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов белән телефон аша сөйләшеп әлеге мәсьәлә турында әңгәмә корырга да килешенгән иде.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә: «Хаҗиповтан әңгәмә булмаячак, сорауларыгызга җавапны бары тик язма рәвештә генә җибәрәбез», дип әйттеләр һәм шулай эшләделәр дә.

Татарстандагы фермаларның берсендә

Татарстандагы фермаларның берсендә

Министрлык белдерүенчә, дуңгыз үстерү Татарстанның авыл хуҗалыгындагы башка тармаклар белән чагыштырганда иң күп керем бирә торган юнәлеш. Республикада 5 процент һәм шул ук вакытта 22 процент керем алган хуҗалыклар да бар.

Татарстанда бүген 14 зур дуңгыз үстерү комплексы эшли. Аларда 10 меңнән алып 160 меңгә кадәр дуңгыз асрыйлар. Тукай районындагы «Камский бекон», Лениногорский районындагы «Ялтау», Буа районындагы «Авангард» агрофирмалары иң эреләрдән санала. Министрлык: «Әлеге хуҗалыкларда төрле милләт кешеләре эшли. Мәсәлән, Тукай районындагы җаваплылыгы чикләнгән «Камский бекон» ширкәте Күзәмәт, Комсомол, Сосновый бор авылларына урнашкан. Биредә яшәүчеләрнең 60 проценты әлеге оешмада эшли», дип белдерә.

Министрлык кайбер сорауларны җавапсыз калдырды

Эшмәкәр Илһам Хәмәтов радиобызга Тукай районының Татарстан авылы янында гына дуңгыз фермасы булганга экология дә зур зыян килә һәм эчүчелек, наркомания, әхлаксызлык та арта дип сөйләгән иде. Шул уңайдан Азатлык радиосы министр урынбасары Хаҗиповка «Дуңгыз фермаларын татар авыллары яныннан башка җиргә күчерү каралмыймы?», «Чит илләр, бигрәк тә гарәп дөньясы, Татарстанны ислам юлындагы төбәк буларак белгәнгә, дуңгызчылык республикага бөтенләй ят күренеш була аламы?» дигән сораулар юллаган иде. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән килгән мәгълүматта бу сорауларга җавап юк иде.

Татарстан дуңгыз үрчетүдә булган белән генә тукталып калмаска, ә бу тармакны киңрәк җәелдерергә җыена. Республика «2009-2012 елларда һәм 2020 елга кадәр дуңгызчылык үсеше», дигән махсус програм нигезендә эшли. Бу програм Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешеп төзелгән.

Түбән Камада дуңгыз үрчетү 140%-ка арткан

Татарстанда дуңгыз үстерүнең нык таралган булуын республикада яшәүчеләр дә таный. Түбән Кама районы эшмәкәре Владимир Аппаков хәзер татар авыллары да дуңгыз үстерә башлады, чөнки ул бик керемле, дип әйтә. Үзе ул эшмәкәр булса да нигәдер, бу эшкә керешмәгән. Район эшмәкәрләре арасында дуңгызга караганда тавык күбрәк файда китерә, дип белдерүчеләр дә бар.

«Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла фикеренчә, мөселман татарларга дуңгыз асрау бөтенләй килешмәгән эш. Аның туган авылында яшәүчеләр дуңгыз асрап караган булганнар, берничә кеше бәхетсезлек килүне әнә шул керемле шөгыльдән күргән.

Түбән Кама авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альфред Нигъмәтҗанов, районда дуңгыз үстерү элекке еллар белән чагыштырганда 140 процентка артты, дип әйтә. Өч ел элек Татарстанда махсус програм нигезендә дуңгыз аналары ярты бәясенә генә өләшенгән булган. Түбән Кама районы да 120 баш алып кайтып тараткан. Үрчем күренә, ди Нигъмәтҗанов. Районда «Кама-агро», «Нефтехимагропром», «Шинник-агро»ның зур дуңгыз үрчетү фермалары бар. Аннан кала, райондагы эшмәкәрләр дә бу эшкә ныклап керешкән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG